–Бер ампуланы ачып җебеткәч, 5 кешегә 2 сәгать эчендә ясалырга тиеш булганга күрә, әлеге оешмада ясавы уңайлы булды. Яңа коронавирус инфекциясенә каршы вакциналау ике этапта ясала. Беренче көнне беренче компонент, 21нче көнне икенче компонент ясалып, 42нче көнне канда коронавируска каршы тәнчекләр барлыгы тикшерелә. «Спутник V» прививкасын 18 яшьтән башлап, коронавирус белән авырмаган, сәламәтлеге буенча каршылыклары булмаган, теләгән һәр кеше ясата ала. 4 февраль көнне район үзәк дәваханәсенә тагын да 100 доза вакцина кайтты. Бу юлы инде медицина хезмәткәрләренә, укытучы һәм тәрбиячеләргә беренче чиратта эшләнәчәк. Прививка ясатыр алдыннан үзеңнең участок табибыңа мөрәҗәгать итү кирәк. Әгәр дә коронавирус белән авырмаган булсаң, табиб тикшеренүе үтеп, үз теләгем белән вакцинациягә риза дигән документка кул куясың һәм прививка ясый торган махсус кабинетта вакцинация үтәсең. Шуны белегез: вакцинаның берәр компонентына артык сизгер булганда, аллергия, кискен инфекция яки инфекцияле булмаган авыру белән чирләгәндә, хроник авырулар көчәйгәндә, авырлы булганда яки имезгәндә вакцинация ясату рөхсәт ителми.
Һәм шуны истә тотарга кирәк: вакцинация ясатканнан соң беренче-икенче тәүлекләрдә кыска вакыт эчендә гриппка охшаш синдром барлыкка килергә мөмкин. Температура бераз күтәрелеп китсә, калтырансаң, башың авыртса – бу да вакцинаның тәэсире. Укшытырга, аппетит югалырга, лимфа төеннәре дә зураерга мөмкин. Нәкъ башка прививкалардан соң кебек. Вакцинация ясалган урынны өч көн юешләтергә ярамый. Мунча, сауна кебек урыннарда булудан, алкоголь кулланудан, авыр физик эшләрдән тыелып тору зарур. Прививка ясалган урын кызарса, шешеп китсә яки урыны авыртып торса, аллергиядән, температура күтәрелгәндә исә ялкынсынуга каршы дарулар эчәргә мөмкин, әмма болар бары тик табиб белән килешенергә, аның кушуы буенча гына булырга тиеш. Вакцинацияләүдән соң ике атна узгач, кеше организмында антитәнчекләр барлыкка килә. Шуңа күрә ике атна эчендә социаль дистанция, битлек режимын саклау да мотлак. Ковид вирусын тик массакүләм прививка эшләтеп кенә җиңә алачагыбызны мөмкин кадәр тизрәк аңларга кирәк. Борайлылар моны аңлап, бердәм эш итәрбез дигән өметтә калам,–ди район үзәк дәваханәсенең баш табибы Радик Хәсәнов.
Беренче прививка ясаткан район үзәк дәваханәсенең балалар теш табибы Чулпан Мусина белән дә сөйләшеп алдык.
– Прививканы хәзер ясатып калсаң яхшы, сезоны бит. Әйбәт кенә кичердем. Һич тә курыкмаска кирәк, менә мин курку турында уйлап та карамадым. Социаль челтәрләрдә теләсә нинди дөрес булмаган мәгълүмат белән тәмам кешенең башын әйләндерделәр, шуңа кеше әле моңа әзер түгел. Әмма вакытында аңга килеп, бу прививканы ясатырга кирәк, вакцинацияләүне дәваханәдә шундый уңайлы итеп оештырдылар, бернинди проблема да юк, барасың да кайтасың.
Вирусның котырган мәлендә күп кенә медицина хезмәткәрләре үзләре дә нык көрәштеләр, кайберләре гаиләләрендә иң якын кешеләрен шушы авыру аркасында югалтканнары да булды. Район үзәк дәваханәсенең рентген-лаборанты Кәүсәр Килмәтов та бу афәттән читтә кала алмый. Узган елның июль башында ул да тормыш иптәше белән бу чиргә дучар була. Үпкәсе 90 процентка вирус белән зарарланып, Бөре ковид-госпиталенә барып эләгә. – Бу чир мине аяктан екты. Җиде көн һәм төн буена һава җитми, тын алуы нык авыр, ята, ашый алмыйча утыруларым минем сәламәтлегемне нык какшатты. Күпме газаплануымны, чирнең никадәр көчле һәм куркыныч булуын әйтеп тә, язып та бетереп булмый, үз хәлемне үзем генә белдем. Тормыш иптәшем дә бик авыр кичерде. Бу чир кеше организмын тиз темпта зарарлый. Госпитальдә ятканда байтак кеше бу чир белән мәңгелек йортка күчте. Инде терелгәч тә авыр, организмны тергезү өчен бик күп савыктыру курслары алырга кирәк. Шулай ук үпкә һәм тын юллары үзләре турында көн саен сиздереп кенә тора. Бу бик куркыныч чир, вакытында үз сәламәтлегегезне үзегез кайгыртыгыз, якыннарыгызны саклагыз, прививка ясатыгыз. Гаиләдә бер кеше чирләсә, әлбәттә, икенчесе дә зарарланачак. Хәтта икенчегә чирләүчеләр дә бар. Вакцинациядән курыкмагыз, вирустан куркыгыз, – диде ул.