Бу тикшеренүдә катнашкан 1330 кешенең 43 проценты, яман шеш барлыкка килүгә стресс сәбәпче, дип җаваплаган. Сорауга җавап бирүчеләрнең 40 проценты, азык-төлеккә төрле катнашмалар кушу авыруга китерә, дип уйлый. Калганнар электромагнит нурларының организмга начар тәэсир итүен авыруның нигезе дип исәпли.
Чынында исә галимнәр кояш нурлары астында озак булу һәм тәмәке тарту яман шеш авыруын барлыкка китерә дип исәпли.