Медицина
1 Января 2021, 13:05

Ак халатлы, пар канатлы

Лира Фәнәви кызы Баһаутдинованы бездә белмәгән кеше сирәктер, чөнки 35 ел ул район дәваханәсендә лаборант булып эшли. Бәләкәй чагыннан ук ак халатлы абый-апаларга кызыгып, курчакларга укол кадап, пробиркалар табып, шулар белән уйнап үскән кыз, мәктәпне тәмамлаганнан соң, Уфа медицина колледжына укырга керә. Өч ел үз белгечлегенә укыгач, ул Борай район дәваханәсендә лаборант буларак беренче адымнарын ясый. Энергиясе ташып торган яшь белгечне коллективта да бик яраталар. Эшен җиренә җиткереп башкаруы белән дә абруй казана ул хезмәттәшләре һәм район халкы арасында. Мөлаем чырайлы, ачык йөзле яшь кыз үзенең мәңгелек насыйп яры Ирекне дә шушы Борайда таба. Алар икесе дә бик тырыш, эшчәннәр. Гаилә башлыгы бар гомерен себер якларында эштә үткәрә.

Лира һәм Ирек Баһаутдиновлар ике улга гомер бүләк итәләр. Малайлары да үзләре сыман итәгатьле һәм кешелекле булып үсеп буй җиткергәннәр. Олы уллары Руслан да себер якларында эшли. Ә икенчесе Реваль Борай өченче санлы мәктәбендә физкультура дәресләрен укыта. Шулай ук район яшьләрен кышкы спорт төре – хоккейга да ул өйрәтә.
– Лаборантка булып эшләгәч, безгә ял дигән сүз юк. Тәүлекнең теләсә кайсы вакытында авырулар ашыгыч ярдәмгә мөрәҗәгать итә икән, без һәрвакыт кизү торабыз. Тиз арада анализларын алып, аларның нәтиҗәсен табибларга тапшырып, дәваланучыларга диагноз куюда өлешебез зур. Хезмәтем кеше сәламәтлеге алдында җаваплы булуы белән мине һәрвакыт сакта торырга өйрәтте. Кешеләргә кирәкле булуым белән бәхетле мин. Әниләргә гомер буе рәхмәт укып яшим: кешеләргә мәрхәмәтле, итәгатьле булыгыз, ярдәмгә мохтаҗлардан йөз чөермәгез, изгелек җирдә ятмый ул, дип үстерделәр. – ди ул.
Читайте нас