Медицина
27 Октября 2020, 08:40

Сәламәтлек автопоезды – Таңатар авыл биләмәсендә

“Сәламәт республика – сәламәт төбәк” акциясе кысаларында авыл халкына кирәкле медицина ярдәме күрсәтү буенча республикада Сәламәтлек автопоезды йөри. Ул бигрәк тә диспансер күзәтүе астында булганнарга, кан әйләнеше системасы, онкология белән авыручыларга ерак йөрми генә табибларга күренү мөмкинчелеге бирә. 23 октябрьдән автопоезд безнең районда эшли. Бүген табиблар Таңатар авыл биләмәсе территориясендә халыкны кабул итә. Әлбәттә, барлык тикшерүләр дә санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәп башкарыла.

Фото Таңатар авыл биләмәсе хакимиятеннән алынды.
Читайте нас