Медицина
7 Августа 2020, 09:15

Балалар поликлиникаларына яңа җиһазлар кайтарыла

Благовещен районы дәваханәсенә балалар поликлиникасының берьюлы берничә кабинетын тулыландырган яңа медицина җиһазлары кайтарылды.

Әйтик, аны тикшеренү нәтиҗәләрен тиз арада бирә ала торган санлы рентген аппараты белән җиһазландырганнар. Фото монитор экранында барлыкка килә, сурәтне программа режимнарын үзгәртү юлы белән яхшыртырга мөмкин. Автоматлаштырылган өстәл-штатив пациентны тикшерүне күпкә уңайлырак итә.

Һәм иң мөһиме - аппаратта пациентның яше буенча көйләнеш бар, шуннан чыгып нурланыш дозасын көйләргә мөмкин. Өч айлык чагында - бер параметр, өч яшькә кадәр – икенче, 3тән 19 яшькә кадәр башка параметр белән төшереп була.

"Сәламәтлек саклау" гомумдәүләт проекты кысаларында медиклар, шулай ук, эксперт класслы заманча УЗИ аппаратын алган. Тикшеренүләрне 4D һәм 3D өслекле реконструкция режимнарында үткәрергә мөмкин.

Махсус программа буенча республикада балалар поликлиникаларын җиһазландыру өчен 73 берәмлек медицина җиһазы сатып алынган. Бу максатларга федераль бюджеттан 299 миллион сум бүленгән.
#нацпроект#национальныепроекты
Читайте нас