Авыруга дучар булучы кеше ярдәм өмет итеп һәрвакыт табибларга мәрәҗәгать итә. Кешенең гомере – табиблар кулында дисәк тә, һич ялгышмыйбыз. Медицина ни кадәр генә инновоцион, техник яктан үсеш ясамасын, роботлаштыру дәверенә аяк басмасын, гади табибны, гомумән, аның осталыгын, тоемлау-сиземләвен, бар булмышы аша авыруның хәлен, йөрәге аша кичереп, белем һәм осталыгы белән беогә кушып сиземләвен бер нинди яңа техника, машиналар да алыштыра алмаячак. Районыбыз һәрвакыт данлыклы медиклары белән горурланган, әле дә анда үз һөнәренә тугры булган, ихтирамлы табиб һәм шәфкать туташлары якташларыбызның сәламәтлеге сагында тора. Шуларның берсе булган район үзәк дәваханәсендә озак еллар невролог булып эшләүче Римма Тимергали кызы Солтанова турында сүзем.
Ул 43 ел буена үз һөнәренә бирелгән, кешеләргә һәрчак ярдәмгә ашыгучы ихтирамлы шәхес. 43 ел буена тәүлектәге 24 сәгатьне авырулары өчен хафалану кичереп яшәүче изге һөнәр вәкиле. Шушы еллар эчендә гүзәл хатын-кызның нәфис иңнәренә яткан җаваплылыкны җиренә җиткереп күтәреп барырдай көч иясе. Куелган максатына карап, алга баручы һәм һөнәри үрләрне үз тырышлыгы, ныкышмалылыгы белән яулаучы табибә. Аның хезмәт уңышларын бәяләүче Мактау хатлары, югары исемнәреннән дә кадерлерәк булган савыгучы авыруларының бетмәс рәхмәте тормышына дәрт өсти, яшәвенең мәгънәсе булып тора. Һәрвакыт сабыр гына мөгамәлә алып баручы, тыйнаклыгы белән аерылып торучы, төпле һәм урынлы киңәшләр бирү үзенчәлегенә ия, үз һөнәренең белгече булган Римма Солтанованы район халкы ихтирам итә. Дәваханәдә генә түгел, өенә барып та аның ярдәмен сораучыларга һичкайчан караңгы йөзен күрсәтмәгән табибны ничек ихтирам итмисең инде? Сабырлыгы, бар кешегә дә хөрмәт белән багуы, күркәм холкы Римма Тимергали кызына әти-әнисеннән күчкән, гаилә тәрбиясеннән, кечкенәдән бирелгән. Әтисе Тимергали Нурислам улы Бөек Ватан сугышының михнәтләрен кичергән кеше, Ватан алдында җиде ел буе хәрби бурычын үтәгән. Данлыклы Башкорт кавалерия дивизиясендә фашистларны тармар иткән батыр яугир. 1945 елның 24 июнендә Мәскәүдә үткән Җиңү парадында шәхсән катнашкан кеше. Әнисе Мәгъзүмә Хәтмулла кызы гомер буе укытучы булып эшләгән. Караидел районы Байкибаш авылының ихтирамлы кешеләре, хөрмәтле гаилә була алар. Биш балаларының дүртенчесе булган Риммалары өчен гомере буе ата-ана горурлык хисләре кичереп яши. Тырыш, унынчы классны тәмамлагач та Бөре медицина училищесына укырга кереп, кызыл дипломга лаек булучы фельдшер кызлары мәрхәмәтле һөнәр иясе булачагына чиксез сөенә алар.Һәм ышанычлары аклана да аларның. Белемен арттырып, табибә булачагын күңеленә салып куйган кызлары шул ук елны, 1971 елда Уфага медицина институтына укырга барып керә. Тырышлыгының нәтиҗәсе булган кызыл дипломы өчен кыз бирегә укырга кергәндә бер генә имтихан тапшыра. Аны төркемнең старостасы итеп билгелиләр. Һәм җиде ел буена ул староста булып, төркемдәш иптәшләре өчен дә җаваплылык кичереп яши. Укуларында ярдәмләшә, аларның тәртипләре өчен дә җаваплы була. Табиблык һөнәрен сайлагансың икән, бирелеп белем тупларга кирәклекне аңына сеңдергән төркемдәшләре белән аны спортта яуланган уңышлары да ныклы берләштерә. Римма Тимергали кызы конькида йөгерү, чаңгы, җиңел атлетика ярышларында гел алдынгы була. Медицина буенча тәҗрибә дәресләре, профкомда ревкомиссия әгъзасы булып җәмәгать эшләрен башкару, лабораторияләрдә һөнәр осталыгын ныгытулар, имтихан, зачетлар белән җиде ел үтә дә китә. Аларның 1978 елгы чыгарылышындагы 500 студентның бишесе генә институтны кызыл дипломга тәмамлый һәм шулар арасында Римма Тимергали кызы да була. Студент елларында танышып, дус булып йөргән Уфа сәнгать институтында белем алучы Борай егете Радис Солтанов белән биш ел хисләрен сынаганнан соң алар өйләнешә. Күркәм гаиләгә килен булып төшкәнен олы канәгатьлек белән искә ала Римма Тимергали кызы. Бергә кулга-кул тотынышып яшәүләренә дә 44 ел. Ике балалары – Таңчулпан һәм Нурның хәстәрлекле әнисе, хәләле Радис Нурлыгаян улының тугры тормыш иптәше булуы, алар куанычы белән яшәве – аның шәхси тормышында да бәхетле булуын билгели. Кызы һәм улы югары белем алып, үз һөнәрләрен яратып эшләүләре, гаиләләрендә бәхетле булулары, тормышта үз урыннарын табулары ата-ана өчен, әлбәттә, олы куаныч. Иң зур байлыклары – ике оныклары Камилла, Сафия беллән дә горурлана Солтановлар. Радис Нурлыгаян улы ышанычлы терәк булса, киң күңелле, ачык, мәрхәмәтле хуҗабикә гаиләнең нуры. Аның пешергән ризыклары, хуҗалыкларында үстергән яшелчә-җимешләре һәрвакыт гаилә табынын бизи. Газизләре ата-ана тудырган нигез җылылыгына һәрвакыт ашкынып һәм сагынып кайта.
Көчле шәхес, ныклы тәҗрибәле, тирән белемле табибны 43 ел буе район үзәк дәваханәсе коллективы ихтирам итә, яшьләргә, бу һөнәргә яңа гына аяк басучыларга аны һәрвакыт өлге итеп куя. Римма Солтанова гадәттәгечә тыйнаклыгы белән үзенең хезмәт елларын искә алып, медицинага бирелгән кеше икәнлеген гади генә итеп:
–Табиб – булмышын үз һөнәренә багышларга тиеш. Ягымлы, сабыр сөйләшүе белән үк авыруда терелүенә ышаныч, өмет барлыкка китерә белергә тиеш ул. Табиб белән авыру тәүге мөгамәләдән соң ук икенчесе бераз җиңеллек тоймаса, димәк беренчесе бу һөнәргә туры килми дигән сүз. Белемең, тоемлавың чирле кешенең хәлен яхшыртуга юнәлтелгән булырга тиеш. Безнең һөнәр вәкилләре эшенә бар булмышы белән бирелмәсә, һич мөмкин түгел. Тәүлек әйләнәсенә энә очында булган кебек, авыруларың өчен җаваплылык тойгысы күңелеңнән бер генә минутка да чыкмый. Бу өлкәне сайлагансың икән, аңа тугры булып хезмәт итәргә көч таба белү зарур безгә. Биредә хезмәт юлымны башлаганда ук мине ул вакытта дәваханәдә невролог булып эшләүче Зыяда Садыкова, баш табиб Зөфәр Хәмәтҗанов, окулист Лилия Кәбирова, начмед Марат Мортазин, инфекционист Флория Мортазина, терапевтлар Ләлә Хәмәтҗанова, Фәния Гариповалар бай тәҗрибәләре белән уртаклашып, колач җәеп каршы алды. Аларга бик тә рәхмәтлемен. Әлеге мәлдә бергә эшләүче хезмәттәшләремә, табибларга, шәфкать туташларына да хөрмәтем зур. Неврология бүлегендә 20 елдан артык шәфкать туташы булып хезмәтен салучы Фәйрүзә Шәйхлисламовага рәхмәтлемен. Медицинага һәм медикларга ныклы сынау булган соңгы айлар вакыйгасы – короновирус белән көрәшүдә бар көчен салучы коллегаларыма ихтирамым чиксез. Табиблар – кешелекне коткаручы икәнлеген янә исбатлады. Һөнәрем һәм шушы һөнәр вәкилләре белән ныклы горурланам. Бу өлкәне сайлавыма һәм гомер елларымны кешеләргә сәламәтлек уртаклашып яшәгәнлегемә һич үкенмим. Бәхетле табибмын һәм гомумән, бәхетле кешемен мин. – дип, сөйләде ул үзе, гаиләсе һәм яраткан һөнәре, хезмәте хакында.