Борай авылының һәрбер почмагында диярлек аптека пунктлары урнашкан. Лилия Галеева шул даруханәләрнең хуҗасы. Булдыклы, яшь кыз Борай гимназиясен медальгә тәмамлап, Башкорт дәүләт медицина университетының фармацевтика факультетына укырга керә. Студент елларын уңышлы үткәреп кулына югары уку йортының дипломын алгач, туган ягына кайтып, аптека ачып эшен башлап җибәрә. 2006 елдан бу эшкуар, ныклап киңәя һәм бүгенге көндә аның өч аптекасы бар, ул алты кешегә эш урыны булдырган. Күптән түгел күзгә диагностика үткәрү өчен яңа аппаратлар да булдырган һәм Лилия махсус уку бетереп, оптометрист белгеченә укып кайта. Район халкы күзлек алырга килгәч, тәҗрибәле белгеч үзе тәүдә диагностика эшли, аннан соң гына тиешле күзлек сайлап бирә.