Медицина
18 Марта 2020, 07:20

Табиб киңәше

– Эпидемиологик яктан имин булмаган илләрдә (Кытай, Иран, Италия, Көньяк Корея, Германия, Испания, Великобритания, США, Швейцария) сәяхәттән кайткан кешеләр белән тыгыз элемтәгә керүне чикләгез. 14 көн дәвамында өйдә генә утырырга, сәламәтлек күрсәткечләре артыннан күзәтеп торырга кирәк (тән температурасы, бизгәк, ютәл, сулыш алу һ.б.).

Чит илләргә чыгудан тыелып торырга кирәк. Чит илләрдән кайтучыларга дистанцион рәвештә "кайнар линия" (8-347-286-58-27) телефоны аша больничный кәгазь рәсмиләштерү ягъни, район үзәк дәваханәсенең регистратурасына мөрәҗәгать итеп (8-34756-2-12-64, 8-34756-2-12-59), аларны исәпкә алырга тиешләр һәм 14 көн дәвамында медицина күзәтүе астында торалар. Авыру билгеләре сизелгән очракта, медицина оешмасына шалтыратып, табибны өйгә чакырырга тиеш.
Яңа коронавирус инфекциясе билгеләре барыбыз да белгән ОРВИ һәм грипп билгеләренә охшаш,–ди район үзәк дәваханәсе врач-эпидимиологы Яна Гыйндуллина.
Читайте нас