Медицина
17 Марта 2020, 11:55

Коронавирустан ничек сакланырга

Коронавирус йогуын кисәтү буенча белгечләр киңәшләр тәкъдим итә. Аларга колак салырга киңәш итәбез.Яңа коронавирус йогышы (COVID-19) авыруының симптомнары гадәти (сезонлы) грипп симптомнары белән охшаш:- югары тән температурасы-баш авырту-хәлсезлек-ютәл-сулыш алуның авырлашуы-мускулларда авырту-күңелсезлек- косу-диарея.

Коронавирус йогуын кисәтү йөзеннән түбәндәге киңәшләргә колак салыгыз:
-Җәмәгать урыннарына: сәүдә үзәкләренә, спорт һәм тамаша чараларына, пик сәгатьләрендә транспортта йөрүдән тыелыгыз;
- Җәмәгать урыннарында бер тапкыр кулланыла торган медицина битлеген файдаланыгыз, аны һәр 2-3 сәгать саен алыштырыгыз.
- ОРВИ (ютәл, төчкерү, борыннан су агу) билгеләре булган кешеләр белән якын контактлардан һәм бер бинада булудан сакланыгыз.
-Урамнан кергәч кулларны сабынлы су белән җентекләп юыгыз.
-Гаджетларны, оргтехниканы һәм аңа кагылган өслекләрне дезинфекцияләгез.
-Кеше белән кул биреп күрешүдән мөмкин кадәр сакланыгыз.
-Шәхси гигиена әйберләреннән файдаланыгыз (сөлге, теш щеткасы).
Коронавирус йогуыннан шикләнгән вакытта 5 кагыйдәне истә тотыгыз:
- Өйдә торырга тырышыгыз. Хәл начарланганда табибны чакырыгыз, соңгы 2 атна эчендә үзегез яшәгән урыннар, мөмкин булган контактлар турында хәбәр итегез.
-Табиб кушканнарны төгәл үтәгез.
-Сәламәт кешеләр, бигрәк тә өлкәннәр һәм хроник авырулар булганнар белән элемтәләрне киметегез.
-Ютәлләгәндә бер тапкыр кулланыла торган салфетка яки яулык белән файдаланыгыз, авызны ябыгыз.
- Шәхси гигиена һәм бер тапкыр кулланыла торган савыт-саба файдаланыгыз.
-Бинада дымлы җыештыруны дезинфекция чаралары һәм җилләтү юлы белән тәэмин итегез.
Дамира Янтурина, кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек Федераль хезмәте идарәсенең территориаль бүлеге кулланучылар хокукларын яклау буенча начальнигы.
Читайте нас