Медицина
19 Декабря 2019, 07:40

Иңнәрендә пар канат

Әйе, кемнәрдер – фәрештәләр, диюгә тылсым көченә ия, иңнәрендә канатлары булган, мультфильмнардан гына күреп белгән кечкен генә кешеләрне күз алдына китерсәләр, минем, нигәдер, ак фәрештәләр, сүзен ишетүгә ак халатлы табиблар, шәфкать туташлары, медицина өлкәсендә эшләүчеләр күз алдыма килеп баса.Миңа калса, һөнәр сайлау – кеше өчен иң җаваплы һәм иң авыр эшләрнең берсе. Кеше үзенең булачак һөнәре турында кечкенәдән үк уйлый башлый. Аның турында хыяллана, аны үз тормышында максат итеп куя.

Добавить в предпочтительные источники Google
Әйе, мин табиб булыр идем, дигән уй һәрберебезнең балачакта күңеленә кереп калгандыр. Мөгаен, һәрбер кеше иңнәренә ак халат салып, кешеләрне терелтеп йөрүләрен күз алдына китереп үскәндер. Ләкин, үсә төшкәч, бу һөнәрнең ни дәрәҗәдә җаваплы булганын аңлыйсың һәм әллә башка һөнәр сайларга микән, дигән шикле уйлар уйларга мәҗбүр буласың. Минемчә, теләгең булса, бу һөнәр алдында булган җаваплылык та, бу һөнәрнең авырлыгы да киртә булып тора алмыйдыр. Бүгенге көндә район үзәк дәваханәсендә хезмәтен салучы акушер-гинеколог, табиб Лилия Фәязова бу һөнәрне сайлап ала алуы белән бәхетле. Югары уку йортын тәмамлап, район дәваханәсенә эшкә кайткан кыз шактый эш тәҗрибә туплап, бик күп пациентларга ярдәм итеп, үз эшенә җаваплы караган табибәләрнең берсе. Хезмәтен җаваплылык белән башкарган Лилия Илмир кызын район дәваханәсенең медицина җитәкчесе итеп тәгаенлиләр. Бу вазыйфасын да ул бик яратып башкара.