Барлык яңалыклар
Медицина
27 ноябрь 2019, 13:30

Яңа җиһазлар медицина дәрәҗәсен күтәрәчәк!

Русия Президенты Владимир Путинның май указларын үтәү максатында «Сәламәтлек саклау» гомумдәүләт проекты һәм «Онкология авырулары белән көрәш» төбәк проекты кысаларында республика онкология диспансерына югары технологияле медицина җиһазлары кайтуын дәвам итә. Шушы көннәрдә биредә үпкәләрне ясалма вентиляцияләүнең төрле режимнары булган заманча наркоз-сулыш алу аппараты алганнар.

Башкортстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча бу аппарат BIS-мониторлар белән җиһазландырылган югары технологияле җайланмалар исәбенә керә. Алар реаль вакыт режимында наркозның тирәнлеген, шулай ук баш мие функциясенең түбәнәю дәрәҗәсен исәпләргә мөмкинлек бирә.
Медицина оешмасының табиб-онкологлары бу операцияләрне уңышлы уздыру өчен уникаль яңалык дип сөйләде. Алар аның гамәлдә булу механизмын аңлатты, дип хәбәр итә "Кызыл таң".
Онкодиспансерда наркоз-сулыш аппараты пациентларга анестезиология-реаниматология ярдәмен заманча дәрәҗәгә күтәрер, дип ышаналар.
#нацпроект #национальныепроекты
Читайте нас: