Соңыннан очрашуга килгән алтынчы курста укучы булачак табибәләр белән кулларына диплом алган яшь кадрлар районга кайткан очракта аларны хезмәт өлкәсендә нинди мөмкинчелекләр көтүе турында Радик Әнвәр улы җентекләп аңлатма бирде. Булачак табибә, Борай кызы Лиана Закирова әлеге вакытта университетта укуы белән бергә башкала дәваханәләренең берсендә эшләвен дә белдерде. Әңгәмә вакытында ул да булган сорауларын биреп, аларга районыбыз делегациясе вәкилләреннән канәгатьләнерлек җавап алды.