Башкортстанда Русиянең Санлы үсеш, бәйләнешләр һәм киңкүләм коммуникацияләр министрлыгы “Башинформсвязь” җәмгыяте белән килешенгән дәүләт контракты буенча 2019 елда 389 ФАП югары тизлектәге Интернетка тоташтырыла. 2021 ел ахырына кадәр республиканың 1242 ФАПын интернетлы итү планлаштырыла.
“Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проектының “Бердәм дәүләт мәгълүмат системасы нигезендә сәламәтлек саклауда бердәм санлы контур булдыру” төбәк проектының тормышка ашырылуы нәтиҗәсендә ФАП фельдшерлары автоматлаштырылган эш урыннары белән тәэмин ителә, дип хәбәр итә "Кызыл таң".
Булдырылган инфраструктура бүлекчәләрдә республиканың сәламәтлек саклау өлкәсендә дәүләт мәгълүмат системасына керү мөмкинлеге бирә.