Барлык яңалыклар
Медицина
14 ноябрь 2019, 11:57

Исеме татлы булса да, чире куркыныч

Шикәр авыруы – эндокрин системага бәйле, инсулин гормонының абсолют яки өлешчә җитешмәве аркасында гипергликемия (кан составында глюкозаның күтәрелүе) башлана торган авырулар төркеме. Авыру хроник агышы һәм кеше организмында булган барлык матдәләр алмашы процессларының (углеводлар, майлар, аксымнар, минераллар һәм су-тоз) бозылуы белән аерылып тора.

Кешенең ашказаны астында инсулин дип аталучы гормоннар эшләп чыгара торган ашказаны асты бизе бар. Төрле татлы һәм углеводлы азыклар ашаганда шул инсулин аларны энергиягә әйләндерә һәм кеше әнә шул энергия белән яши. Әгәр инсулин җитешмәсә, кан составындагы глюкозаны нормада тоту һәм азык белән кергән углеводларны энергиягә әйләндерү процессы бозыла. Канда шикәр микъдары артык күбәя һәм сидек белән бүленеп чыга башлый. Менә бу инде шикәр авыруы барлыкка килүен аңлата.
Бүгенге көндә дөньяда 180 миллионнан артык кеше шикәр авыруыннан интегә. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы шундый саннарны китерә. Алдагы елларга булган фараз да сөендерми: 2030 елга бу сан икеләтә артырга мөмкин. Башкортстанда 79 мең 825 кеше шушы авыру белән җәфалана. Бүгенге көндә Борай дәваханәсендә шикәр чире белән авыручы 650 кеше исәптә тора, шуларның 33ндә 1нче тип, 617сендә 2нче тип диабет.

Шикәр диабеты нәрсәсе белән куркыныч?
Хикмәт шунда, организмда глюкоза күп булганда ул агуга әйләнә һәм капиллярлар күзәнәген, нерв очларын агулый. Нәтиҗәдә күзнең челтәр катламы күзәнәкләренә, йөрәк, бөер, баш мие күзәнәкләренә туклыклы матдәләр һәм кислород бару бозыла. Тора-бара сукыраю, инсульт, инфаркт яный, бөер тиешенчә эшләми, аякларда гангрена башлану куркынычы туа. Боларны булдырмау юллары бар.

Диабетны контрольгә алу өчен ниләр эшләргә?
Сүз дә юк, авыруны контрольдә тотарга кирәк һәм бу мөһим фактор. Моның өчен зур теләк, тәртипле яшәү кирәк. Шикәрне кирәкле дәрәҗәдә тотуның өч юлы бар: дөрес тук-лану, актив яшәү рәвеше һәм табиб язып биргән даруларны төгәл һәм вакытында эчү. Туклануга килгәндә, күбрәк яшелчә, яшел үлән үсемлекләре, шикәрсез чәй кирәк. Ә майлы ит, майонез, каймак, тутырмалар, ак икмәк, камыр ризыкларыннан, шикәр, бал, җиләк-җимеш кайнатмаларыннан баш тартырга кирәк.
Хәрәкәт – күптөрле чирләр-дән, шул исәптән диабеттан саклану өчен яхшы чара. Табиб билгеләгән даруларны кулланудан баш тартмаска киңәш ителә. Кайберәүләр канда шикәр дәрәҗәсе кимүгә табиб язган даруларны эчми башлыйлар. Бу авыруны көчәйтә.
Онытмагыз: шикәр диабеты – хроник авыру, аннан арынып булмый, әмма аны контрольдә тотарга, тулы канлы тормыш белән яшәргә була. Иң мөһиме – төшенкелеккә бирелмәскә, рухны төшермәскә, көрәшергә, табиб кушкан киңәшләргә колак салырга кирәк.

Лүция Җиһаншина,

табиб-эндокринолог.

Читайте нас: