"Сәламәтлек саклау" гомумдәүләт проекты буенча подстанцияләргә 345 мобиль компьютер кайткан. Хәзер медиклар аларны кулланырга өйрәнә. Гаджетлар ярдәмендә фельдшерлар онлайн чакырулар кабул итәчәк.
Пациент янына килеп җиткәндә үк табиб авыруның бөтен тарихын күрә. Планшет – ашыгыч ярдәм фельдшерының мәҗбүри атрибуты.
Экранда чакырту турында бөтен мәгълүмат: адрес, шәхси мәгълүматлар, шулай ук симптомнар күренәчәк. Әгәр авыру элек табибларга мөрәҗәгать иткән булса, авыру тарихы да күренеп торачак. Планшетка көйләнгән навигатор ярдәмендә бригада юл эзләргә вакытын югалтмый. Чакыру буенча барган фельдшерның ниндидер сораулары туса, ул планшет аша хезмәттәшләре белән киңәшләшергә мөмкин.
— Планшет аша без өлкән табибларга, диспетчерга шалтырата, кардиограмма төшереп, фотосын дежур табибка яисә хезмәттәшләребезгә җибәрә, консультация ала алабыз. Анда интернет та, социаль челтәрләр дә, уеннар да юк, барысы да эш өчен, — ди күчмә бригада фельдшеры Илмира Әбүбәкирова.
Элек чакыру турында бригада рация буенча белгән булса, хәзер бөтен мәгълүмат планшетка киләчәк.
#нацпроект #национальныепроекты