Барлык яңалыклар
Медицина
25 октябрь 2019, 09:34

Балалар сәламәтлеге - беренче урында!

Владимир Путинның май указларын үтәү максатында "Сәламәтлек саклау" гомумдәүләт проекты уңышлы гамәлгә ашырыла.

Башкортстанда балалар дәваханәләре өчен аяк-куллары имгәнгән балаларның хәрәкәт активлыгын тергезү өчен тренажерлар сатып алынган.
Шулай ук Республика онкодиспансерына электр хирургиясе блогы да бирелгән. Җиһазлар «Сәламәтлек саклау» гомумдәүләт проекты буенча сатып алына, дип хәбәр итәләр Башкортстан Сәламәтлек саклау министрлыгыннан, дип хәбәр итә "Кызыл таң".
“Хәрәкәт активлыгын тергезү өчен заманча тренажерларны Республика балалар клиник дәваханәсе, Стәрлетамак һәм Уфа шәһәрләре, Белорет, Бөре, Мәсәгуть үзәк район дәваханәләре, шулай ук Нефтекама, Салават, Күмертау, Сибай, Октябрьский дәваханәләре алачак”, - диелә хәбәрдә.
#нацпроект #национальныепроекты
Читайте нас: