Күчмә флюорографик җайланмалар ерак торак пунктларда яшәүчеләрне тикшерү, шулай ук урта һәм югары уку йортларында укучыларны, эре предприятиеләр хезмәткәрләрен тикшерү өчен кулланылачак.
Бүген Башкортстанга Белоруссиядан ике җайланма килеп җитте. Флюорографлар ачкычларын тапшыру тантанасы "Торатау" Конгресс-холл мәйданчыгында үтте, дип хәбәр итә "Кызыл таң".
Ачкычлар Стәрлетамакның беренче клиник дәваханәсе баш табибы Андрей Палтусовка һәм Октябрьский шәһәренең беренче дәваханәсе баш табибы Руслан Мөгыйновка тапшырылды.