Проектларны тормышка ашыру максатында яңа сәламәтлек саклау учреждениеләре төзелә, заманча җиһазлар сатып алына, авыруларны кисәтү өчен чаралар оештырыла.
Мәсәлән, “Онкология авырулары белән көрәш” төбәк проекты кысаларында 24-25 октябрьдә Республика клиник онкология диспансерында югары технологияле медицина җиһазлары сафка кертеләчәк, дип хәбәр итә "Кызыл таң".
Гомумдәүләт проекты буенча алынган яңа заманча микроскоп ярдәмендә катлаулы операцияләр эшләнәчәк.