Барлык яңалыклар
Медицина
17 октябрь 2019, 06:34

Уфада медицина авиатранспорты мәйданчыгы ачылды

Президент Владимир Путинның май указларын үтәү максатында гамәлгә ашырылучы гомумдәүләт проектлары арасында "Сәламәтлек саклау" юнәлеше дә бар. Башкортстанда әлеге уңайдан колачлы эш җәелдерде. Бу авыруларны дәвалау, сәламәт тормыш алып бару гына түгел, табибларга эшләү өчен шартлар тудыруда да чагыла.

Бүген Уфаның перинаталь үзәгендә вертолет мәйданчыгы ачылды, дип хәбәр итә "Кызыл таң". Ул медицина авиатранспорты өчен файдаланылачак.Мәйданчык табибларның ерак районнарга тиз арада барып җитүенә булышлык итәчәк. Киләчәктә Уфада - алты, республика буенча сигез шундый мәйданчык төзү күз уңында тотыла.
#нацпроект #национальныепроекты

Читайте нас: