Әле республика дәваханәләрендә башка илләрнең 500 гражданы дәвалана, дип хәбәр итте республика Сәламәтлек саклау министрлыгының бүлек мөдире Лидия Светлакова.
– 2024 елга 2 меңгә якын чит ил гражданын дәвалау планлаштырыла. 2017 елда аларның саны 470 иде, - дип сөйләде ул.
Башкортстанның медицина туризмы ассоциациясе җитәкчесе Земфира Йосыпова фикеренчә, Русия клиникаларында бәяләр, чит илләрдәге белән чагыштырганда, түбән.
– Чит илдә хезмәт күрсәтүләр кыйммәтләнә, безнең бәяләр уннарча тапкыр арзанрак, стоматологиядә Европа белән аерма 20 тапкырга җитә, - диде ул.
#нацпроект #национальныепроекты