+5 °С
Болытлы
Антитеррор
Телефоны доверия
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Медицина
13 июнь 2019, 11:01
“Сәламәтлек саклау” проектына 15 миллиард сум юнәлтеләчәк
Башкортстан “Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыруга 2024 елга кадәр 15 миллиард сум юнәлтәчәк, бу сумманың 10 миллиард сумнан артыгы федераль бюджеттан алыначак. Төбәк Федераль үзәктән җәлеп ителгән акчалар күләме буенча Русия субъектлары арасында лидерлар исәбендә.
2019-24 елларга Башкортстан сәламәтлек саклау өлкәсендәге гомумдәүләт проектын финанслауның гомум күләме 15 миллиард 22 миллион сум тәшкил итә, шулардан федераль бюджет акчалары - 10 миллиард 456 миллион сум.
Республикада гомумдәүләт проектының җиде төбәк проекты гамәлгә ашырыла. Алар беренчел медик-санитар ярдәм күрсәтү системасын үстерүгә, балалар сәламәтлеген саклауга, йөрәк-кан тамырлары һәм онкология авырулары белән көрәшкә, кадрлар белән тәэмин итүгә һәм медицина хезмәтләрен экспортлауга юнәлдерелгән.
Быел бу чараларның барысын да финанслауга 5 миллиард сумнан артык акча юнәлтеләчәк.
2018 елның 7 маенда Президент Владимир Путин “Русия Федерациясенең 2024 елга кадәр үсешенең стратегик бурычлары һәм гомумдәүләт максатлары турында”гы Указга кул куйды. Русиядә “Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыруга 2019-24 елларда 1,7 триллион сумнан артык акча тотыну планлаштырыла.
#национальныепроекты;
#нацпроекты;
#региональныепроекты;
#регпроекты;
#нацпроектыБашкортостан;
#ВладимирПутин
Чыганак: kiziltan.rbsmi.ru
Читайте нас: