Быел бу чараны табиб-эпидемиолог Яна Салават кызы Гыйндуллина оештырды. Шулай ук район дәваханәсенең баш табибы Радик Әнвәр улы Хәсәнов, медицина профилактикасы кабинеты хезмәткәре Эльза Гәрәева, Зиннатуллина Фәйрузә, Сабирова Диларә катнашты. Килгән кешеләрнең кан басымын Лариса Халикова үлчәде. Бу акция бөтен дөньяда киң билгеләнә. Чараның максаты - кешеләргә тәмәке тартуның сәламәтлеккә нинди зур зыян салуын аңлату иде. Тартучыларны тәмәкедән бер генә көнгә булса да баш тартырга чакырдылар. Тәмәкене кәнфиткә алмаштырып,"Киң сула" акциясендә шар кабарттылар. Шунысы шатландыра чарага килүчеләр арасында тәмәке тартучылар саны аз булды.