+15 °С
Ясно
Антитеррор
Телефоны доверия
Медицина
29 Мая 2019, 16:36
Йөрәк белән шаярырга ярамый!
Русия Президенты Владимир Путинның май указына ярашлы гамәлгә ашырылучы “Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проекты кысаларында Башкортстан Сәламәтлек саклау министрлыгы "Йөрәк-кан тамырлары авырулары белән көрәш" проектын гамәлгә ашыруга 2019 елда 400 миллион сумга якын акча юнәлтәчәк. Акча җиһазлар сатып алуга тотылачак, дип хәбәр итте ведомствоның матбугат хезмәте.
"Йөрәк-кан тамырлары авырулары белән көрәш" проекты чараларын гамәлгә ашыруга 2019 елда Башкортстанда 392,7 миллион сум каралган, шуның 321,1 миллион сумы - федераль бюджет акчасы", - диелә хәбәрдә.
Бу акчага йөрәк-кан тамырлары авырулары белән көрәш буенча төбәк программасы эшләнәчәк. Шулай ук, Уфада ике кан тамырлары үзәге һәм Белорет шәһәре үзәк дәваханәсенең беренчел кан тамырлары бүлегенә магнит-резонанс томографлары, ангиографлар, иртә медицина реабилитациясе өчен җиһазлар алачак.
Проектның максаты - кан әйләнеше системасы авыруларыннан үлүчеләр санын 2024 елга 100 мең кешегә 400 очракка кадәр киметү.
#Национальныепроекты
#Нацпроекты
#Региональныепроекты
#ВладимирПутин
Чыганак: kiziltan.rbsmi.ru
Читайте нас
Партнеры
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"