Европа иммунизация атналыгы вакцинация геройларына рәхмәт белдерү өчен сәбәп булачак. Алар – куркынычсыз һәм нәтиҗәле вакциналар тудыра торган галимнәр, һәр бала өчен вакцинация үткәрү мөмкинлеген тәэмин итүче белгечләр, прививкалар ясаучы сәламәтлек саклау хезмәткәрләре, үз балалары файдасына вакцинация эшләүне сайлаучы ата-аналар, вакциналар турында дөрес мәгълүмат табучы һәм таратучы кешеләр.
Вакцинация геройлары вакцинопрофилактиканы оештыру һәм профилактик прививкаларны турыдан-туры үткәрү белән бәйле медицина хезмәткәрләре. Борай үзәк дәваханәсендә бу эшне Я Гыйндуллина, Ф.Зиннәтуллина, З.Мирхәйдарова, Л.Нәбиуллиналар башкара. Табиб-эпидемиологЯ.Гыйндуллина һәм аның ярдәмчесе Ф.Зиннәтуллина иммунопрофилактика оештыру, профилактик прививкаларны планлаштыру һәм район халкын иммунлаштыруны контрольдә тоту өчен җаваплылар, алар вакцинация мәсьәләләре буенча халык арасында актив аңлату эшләре алып бара. Өлкән халыкка һәм балаларга прививка ясау кабинетлары шәфкать туташлары З.Мирхәйдарова белән Л.Нәбиуллина өлкәннәргә һәм балаларга привика ясыйлар, һәр кешегә профилактик прививкалар карточкасын алып баралар.
Иммунлаштыру медицинаның иң нәтиҗәле һәм икътисади максатчан чараларның берсе булып тора. Прививка организмны авыру китереп чыгаручы микроб һәм вируслардан саклый торган барлык механизмнарын үз эченә ала. Бүгенге көндә вакциналар җитештерү иң югары дәрәҗәдә оештырылган, алар хәвефсез һәм нәтиҗәле.
Барлык пациентларны яшәү урыны буенча дәваханәгә прививка ясарга чакырабыз. һәрбер кеше үз участок табибына мөрәҗәгать итеп, нинди прививкалар ясарга кирәклеген ачыкларга тиеш.
Яна Гыйндуллина, табиб-эпидемиолог.