Барлык яңалыклар
Медицина
14 март 2019, 17:56

Икенче йөрәк кебек ул

Кеше бөерләренең борчый башлавына игътибар иткәнче, аның табигый фильтрлары 90 процентка тузган булуы ихтимал һәм кайсыбер очракта авыруга табиблар ярдәм итә алмаска да мөмкин.⁠

Бөер авыруына илтүче куркыныч факторлар: алкоголь, наркотиклар куллану, тәмәке тарту кебек начар гадәтләр; дөрес тукланмау, тозны күпләп куллану, әче, аксымлы азык, чәй, газлы һ.б. тонусны күтәрүче эчемлекләр эчү, рациональ диеталар; таза суны әз кабул итү; хроник һәм инфекцион авыруларның булуы; озак вакытлы һәм контрольсез аерым төр медикаментлар куллану; әз хәрәкәтләнү; өшү, бигрәк тә бил һәм аннан түбән өлешләрне өшетү; еш кичергән стресслар, артык аручанлык һәм авыр физик эшнең организмны какшатуы, төрле чирләр; бәдрәф булмау сәбәпле, эштә һәм төрле сәбәпләр аркасында кече ярауны тоткарлау; төрле инфекцияләргә китерүче тәртипсез җенси тормыш алып бару; шикәр чире, артериаль гипертония бөердә үзгәрешләр барлыкка китерә; нәселдәнлек тә мөһим урын алып тора.

Бөер авыруының билгеләре

Алар озак вакытлар үзләрен сиздертмәскә мөмкин. Авыруның сиздермичә генә баруы диагнозны соңлап куюга китерә. Ә инде, бөер авырулары никадәр соңрак ачыклана, шул тиклем аларны дәвалау да катлаулана. Шуның өчен мондый төр авыруларның билгеләрен белү мөһим – бил өлешендә соңыннан эчкә күчүче сыкраулы авыртулар; еш яки сирәк кече ярау үтәү, шул вакытта авыртулар күзәтелсә; сидек болганчык булып, аның төсе үзгәргәндә яки канлы һәм начар исле булса; шешенү; тән температурасы күтәрелүе, ару-талу, хәлсезлек, баш авыртулар күзәтелсә кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итү кирәк.

Бөер авыруларын кисәтү

Начар гадәтләрдән котылып, физик активлыкны арттырып, сәламәт яшәү рәвеше алып бару, яшелчә һәм җимешләрне күбрәк кулланып, дөрес туклану булдырырга. Шәхси гигиена таләпләрен үтәү, бөерләрне юдыру барлыкка килсен өчен таза суны тәүлегенә 1-1,5 литрдан да әз эчмәү, кан басымын һәм тән авырлыгын контрольдә тоту, елга бер генә кабат булса да сидек һәм кан анализларын тапшыру, диспансеризация һәм профилактик тикшерүләр үтеп тору, салкын тидерүдән саклану – бөерләрегезгә игътибарлыгыгызны арттырыр. Авыруны дәвалаганчы, аны кисәтү җиңелрәк.

Гөлнур Вәлиева,

участок терапевты.


Читайте нас: