

Борай районы үзәк дәваханәсендә участок терапевты булып эшләүче Азалия Рафаил кызы Исламова да –үз һөнәренең остасы. Башкортстаныбызның матур табигатьле Бөрҗән ягында Әминә һәм Рафаил Гайнуллиннар гаиләсендә дөньяга килә Азалия. Әминә Минибай кызы – башкорт теле һәм әдәбият укытучысы, завуч эшләрен башкара. Әтисе Рафаил Рәҗәп улы водитель булып эшли. Азалия 11 сыйныфны тәмамлап, Башкорт дәүләт медицина университетының дәвалау факультетына укырга керә.Табиб һөнәренә ия була.
Изге һөнәр иясе гаиләсендә дә бәхетле – гомер юлдашы белән кулга-кул тотынышып, шатлыкларны уртаклашып, авырлыкларны бергә җиңеп, булганына шөкер итеп, тормыш сукмагыннан бергә 16 ел тату атлыйлар. Иптәше Руслан белән бер кыз һәм бер малай үстерәләр. Малайлары Данил 7 сыйныфта, кызлары Амелия 1 сыйныфта укый.
Азалия Рафаил кызы Борай дәваханәсендә көндезге стационарда участок терапевты эшен башкара. Аның уң кулы булып участокның шәфкать туташы Гүзәл Каһирова эшли. «Мин бәләкәйдән үк авылдагы медицина пунктына барып, шәфкать туташына булышып, ак киемнәренә сокланып йөри идем. Минемчә, һәр кеше һөнәрнең үзенә ошаганын, ул эшкә сәләтле булуын исәпкә алып сайларга тиеш,– ди Азалия Рафаил кызы. – Мин үзем табиб булырга хыялландым һәм бу хыялыма ирештем. Авыру кешеләрнең хәлләрен җиңеләйтү, аларны дәвалау, сәләмәтләндереп шатландырасым килә минем. Ә инде авырулардан, аякка бастырган пациентлардан рәхмәт сүзләре ишетү – үзе бер шатлык. Аларның рәхмәт сүзләре тагын да дәртләнебрәк эшләргә этәргеч бирә». Эшен җиренә җиткереп башкаруы, җаваплы булуы белән хезмәттәшләренең дә, райондашларыбызның да хөрмәтен яулый алган ул. Гомумән, һәр яклап хөрмәтле, үрнәкле, халык арасында абруйлы булып, тормыштан ямь табып яши Азалия Исламова.
Гүзәлия Мостафина.