Иске Бикмәт авылының якты һәм җылы фельдшер акушерлык пунктына килеп керүгә, мине бирегә күренергә килгән һәм үз чиратын көтеп утыручы апа-абыйлар каршы алды. Эчке бүлмәдә авыру белән әңгәмәләшкән фельдшер Разия Фәхретдинованың ягымлы гына сөйләшкәне ишетелә, бераздан ул мөмкинлеге чикле булган авылдашын: “Әйбәт кенә кайтып җит, яме”, – дип кайгыртучан сүзләрен һәм киңәшләрен кат-кат әйтеп озатып калды. Калганнарның һәрберсе белән аерым сөйләшеп, хәлләрен белеште. Кирәкле даруларын даими кабул итеп торалармы-юкмы шулар белән кызыксынды.