Барлык яңалыклар
Медицина
29 декабрь 2018, 14:18

Ашыгыч ярдәм автомобильләре кайтты

Республика дәваханәләренә барлыгы 150 ашыгыч ярдәм күрсәтү машинасы бүленеп, шуларның икесе безнең Борай үзәк дәваханәсенә бирелде.

2018 ел дәваханә хезмәткәрләре өчен дә истәлекле вакыйгалары белән тарихта калды. Декабрь аеның соңгы көннәренең берсендә бирегә авыруларга ашыгыч ярдәм күрсәтүче ике яңа машина кайтты. Югары үтүчәнле «Соболь»не водитель Альберт Гарипов белән Кильметов Камилҗан, ә «Газель»не аталы-уллы Рәзил һәм Ранис Гаязовлар йөртәчәк. Бу ир-егетләр мондый яхшы техникага лаек, чөнки авыруларга иң беренче ярдәм күрсәтүчене нәкъ алар илтеп җиткерә.
Читайте нас: