Барлык яңалыклар
Медицина
26 июнь 2018, 13:44

Зур байлык сагында

Район үзәк дәваханәсендә көч салучы табиблар, шәфкать туташлары һәм ярдәмче хуҗалык мәшәкатьләрен башкаручыларга халык сәламәтлеген тәэмин итү бурычы йөкләнгән. Алар вакыт белән исәпләшмичә, авыруларга мөмкин булган ярдәмен күрсәтеп, иң кыйммәтле байлык – сәламәт яшәү бүләк итә.

Соңгы елларда район үзәк дәваханәсен төзекләндерү юнәлешендә зур эшләр башкарылды. Искергән хирургия бинасын яңасы алыштырды. 2015 елдан файдалануга тапшырылган бинада медицина хезмәткәрләре һәм стационарда ятып дәваланучылар өчен уңайлы шартлар булдырылган. Дәвалау бүлмәләрендәге хәзерге заман медицина җиһазлары савыгуны тизләтүгә ярдәм итә.
Әлеге бүлекне берничә дистә еллар дәвамында Башкортстан Республикасының атказанган табибы, Мактау билгесе ордены кавалеры, Борайның хөрмәтле ил агасы Зөфәр Хәмәтҗанов җитәкләде. Ул, махсус югары уку йортын тәмамлап кайткан бик күп яшьләрне практик эшкә өйрәтеп, үзенә лаеклы алмаш әзерләде. Аның укучылары, бүген халык сәламәтлеге сагында уяу торып, районга хезмәт итә. Хирургия бүлеге мөдире Ленар Баһаутдинов – шундый табибларның берсе. Әлеге бүлектә көч салучылар көн әйләнәсенә авыруларны дәвалый, авыр хәлдә килүчеләрне дә атна-ун көн дигәндә аякка бастыра. Поликлиникада хирурглар Эльмир Гайнетдинов белән Диларә Хәмәтнурова һәм аларга ярдәмләшүче шәфкать туташлары һәм санитаркалар һәркайсы пациентны терелтүгә, сәламәтлекне ныгытуга үзенең лаеклы өлешен кертә. Хезмәттәшләре бакыйлыкка күчкән элекке хирурглар – Фәрит Миңнегалиев белән Әнвәр Баһмановны, лаеклы ялдагы Марат Хәмитовны да яхшы яктан искә ала. Ленар Мөдәрис улы әйткәнчә, ул табиблар район үзәк дәваханәсе тарихында якты хатирәләр калдырган.
Бүлекнең өлкән шәфкать туташы Рәйфә Шакирова, хуҗалык эшләре – милек белән идарә итүче Элина Суфиянова медикаментлар, кирәкле инструментлар белән тәэмин итүдә җаваплы.
Операцияләр эшләүче табиб-хирурглар, анестезиологлар Эльнар Садретдинов, Рузил Кәримов, анестезистка Мөнирә Муллаярова, шәфкать туташлары Рита Муллагалиева, Венера Шәйдуллина, аннан соң дәвалаучы көндезгелектә эшләүче Илмира Даутова планлаштырылган процедураларны башкара. Кичке һәм төнге сменада Миләүшә Гыйләҗева, Гөлшидә Әсләмова, Гөлсинә Харисова, Элина Шакирова һәрвакыт авырулар янында була. Тән температурасын, кан басымын даими үлчәп, контрольдә тота, дәвалаудан тыш һәр файдаланылган препаратка документлар тутырыла. Ачык яраларны махсус бүлмәдә эшкәртеп бәйләүче Илфира Гайнетдинова да авыруларның кичерешләрен күңеленнән үткәрәдер. Биредәге сигез палатада ятып дәваланучыларның һәркайсы аларга якын, катлау-лы операциядән соң авызга беренче үзаллы ризык кабу, беренче адымнарны авырулар белән бергә дәвалаучылар да сөенеп көтеп ала.

Читайте нас: