Барлык яңалыклар
Медицина
17 апрель 2018, 16:07

Патшалар да авырыган

17 апрельдә дөньяның күп илләрендә гемофилиягә каршы көрәш көнен билгелиләр. Кайсыбер мәгълүматларга караганда, бүгенге көндә бу чир белән ун мең ир кешенең берсе авырый. Русиядә якынча 15 мең мондый авыру яши. Аларның алты меңе – балалар.

Гемофилия – ул нәселдән килә торган, канның оешу сәләте бозылу белән бәйле авыру. Аның төп билгесе – кан саркуны туктатып булмау, шул сәбәпле кешенең баш миенә яисә башка органнарына кан савып, үлемгә китерү куркынычы арта.

Гемофилия гены хатын-кыз ягыннан (Х-хромосомада мутация булу сәбәпле) бирелә, әмма авыручылар нигездә ирләр. Гемофилия гены йөртүче иң билгеле кеше тарихта Бөек Британия королевасы Виктория була, һәм бу генны үзенең киләчәк буыннарына, төрле монарх гаиләләренә да тапшыра, шул исәптән соңгы Русия императоры Николай II улы Алексей да бу чир белән авырый. Шуңа күрә бу чирне “викториан” яисә “патшалар” авыруы дип йөртәләр.

Бүгенге көндә, галимнәрнең тырышлыгы белән гемофилияне дәвалаучы кан препаратлары эшләнгән. 2011 елда мәгълүмат чараларында бу авырудан җәфа чиккән тәҗрибә ясала торган хайваннарның генотерапия ярдәмендә тулысынча терелүе хакында хәбәр иттеләр: дефектлы ген вирус һәм ферментлар ярдәмендә дөресләнгән.

Даруларны ясау өчен таләп ителгән күп кан күләме донорлык проблемасы белән бәйле. Халык кан биргән очракта гына бу куркыныч чирне контрольдә тоту мөмкин. Бөтендөнья гемофилия белән көрәш көненең төп игътибарны бу гомумкешелек проблемасына юнәлтүе очраклы түгел. Дөньяда гемофилия белән көрәш ысулларын эшләү актив бара. Бу проблема бервакыт хәл ителер, ә әлегә үз теләге белән кан тапшыручы һәркем җәмгыятькә аның белән көрәшергә ярдәм итә.

И.Хаматханова, табиб-терапевт.


Читайте нас: