Барлык яңалыклар
Медицина
6 апрель 2018, 14:26

Иммунитетыгыз сөенсен әле

Быелгы Бөтендөнья сәламәтлек көненең максаты– сәламәтлек саклау проблемалары, авыруларны күпьяклы профилактикалау һәм сәламәт яшәү рәвешенә игътибар юнәлтү. Кеше тормышында иң мөһиме–сәламәтлек. Аны саклау мөһимлеген ассызыклау, кешеләрне үз көчләрен сакларга, организм биргән сигналларга игътибар итәргә өйрәтү өчен Сәламәтлек көне булдырылган.

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасының (ВОЗ) 1948 ел 7 апрельдә көченә кергән уставында аның эшчәнлеге нигезләнгән төп принциплар урын ала:

–сәламәтлек дигәндә авырмау гына түгел, физик, рухи һәм социаль иминлек тә күзаллана;

–раса аерымлыгы, сәяси, дини ышану, байлыгы һәм социаль хәле нинди булуга карамастан, ныклы сәламәтлек – һәркемнең төп хокукларының берсе;

–сәламәтлек–бөтен планетада иминлеккә ирешүнең төп факторы, моңа барлык дәүләтләр хезмәттәшлеге белән генә ирешелә;

–кайбер дәүләтләрнең бигрәк тә йогышлы авыруларга каршы көрәш буенча җитәрлек эшләмәве гомум хәвеф тудыра;

–балалар сәламәтлеген кайгырту–беренчел бурыч;

–яхшы сәламәтлеккә ирешү өчен бөтен кешегә медицина казанышларын файдалану мөмкинлеге бирү;

–халык сәламәтлеге һәм сәламәтлек саклау чараларын башкару өчен ил хөкүмәте дә җаваплы.

Бүгенге заман кешесенең тормышы психик һәм физик планда чиктән тыш киеренке. Онкологик, йөрәк-кан тамырлары системасы авырулары белән интегүчеләр арта, йогышлы авырулар, СПИД, туберкулез тарала. Кырык яшьтән өлкәннәрнең бары тик бик азы гына үзләрен сәламәт дип әйтә ала.

Кагыйдә буларак, без 30 яшьтән үк картая башлыйбыз, чирләребездә экологияне, һава торышын тиргибез. Ә бит күп нәрсә үзебезгә, яшәү рәвешебезгә бәйле. Туклану, тәмәке тарту, алкоголь куллануга мөнәсәбәтегез мөһим. Сәламәтлек нигезләре балачактан ук салына. Вакытында йокларга яту, артыгын ашамау, зарядка ясау, душ керү, һәркөн кимендә бер сәгать саф һавада булу, дәвалаган табибыңа ышану һәм аның әйткәннәрен төгәл үтәүгә игътибар итмибез. Вакытында тикшерелү, профилактик прививкалар үтү, актив ял өчен вакыт табыгыз, моның өчен иммун системагыз сезгә рәхмәтле булыр. Чөнки чирләргәме, юкмы икәнен иммунитетыгыз хәл итә бит. Үзебез һәм балаларыбыз сәламәт булсын өчен көчебездән килгәннең барын да эшлик.


М. Гомәров, медпрофилактика кабинеты табибы.


Читайте нас: