“2018 елда да безнең төп бурычларның берсе – авыллардагы һәр кешенең сәламәтлеген хәстәрләп, сыйфатлы медицина ярдәме күрсәтү”,– диде министр. Моңа ирешү өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар. Авылларда фельдшер-акушерлык пунктлары яңарып тора, алар кадрлар белән тәэмин ителә. Алтаю авылындагы яңа төзелеп килүче шундый пункт моңа ачык мисал булып тора. Әнвәр Бәкиров һәм Шамил Сафин биредәге төзелеш мәшәкатьләре барышы белән урында танышып, эшлекле тәкúдимнәрен әйттеләр. Яңа бина хәзерге заман технологиясе, материаллары кулланылып төзелә һәм анда медперсоналга, дәваланырга килүчеләргә мөмкин булган уңайлыклар тудырылачак. Ул Алтаюның эшчән халкы өчен Яңа ел бүләге дә булачак. Башкала кунакларын эш сәфәре белән озатып йөрү барышында муниципаль район хакимияте башлыгы Борис Нурисламов, алтаюлыларның туган авылларында төпләнеп, гаилә корып, тәртипле яшәүләрен, терлекчелекне үстерүдә фидакарь хезмәт итүләрен билгеләде, биредәге тормышка канәгатьлек белдерде.