Барлык яңалыклар
Медицина
28 декабрь 2017, 17:43

Үзебезнең кызлар табиб булып кайтты

Районыбыздагы сәламәтлек саклау өлкәсенең кадрлар сафын тулыландырып, быел Борай дәваханәсендә өч якташ яшь табиб хезмәт юлын башлады. Ак халатлы, кеше гомере һәм сәламәтлеге өчен җаваплы булган һөнәр иясе булачакларын кечкенәдән үзләренә максат итеп куйган алар. Һәм остазларының ярдәме, ихлас киңәшләрен юлдаш итеп, җитди караш белән һәрберсе үз вазыйфасына җиң сызганып тотынганнар да инде.

Регина Флорид кызы Нуртдинова – Борай гимназиясен 2006 елны тәмамлап, Уфа медицина университетына укырга керә. Ике ел ординатурада белемен арттырып, 2012 елны дипломлы белгеч Себер якларына юл ала. Әмма туган ягын сагынып, якташларының сәламәтлеге өчен борчылып, аннан кире кайта. Быелдан үзебезнең район дәваханәсендә участок терапевты булып эшен дәвам итә. Әлеге вакытта 14 авыл халкының сәламәтлеге өчен ул җаваплы икән. Иртәнге якта дәваханәдә авыруларны кабул итсә, артабан чакырулар буенча йөри. Ул: “Якташларымны сагынып кайттым. Үзебезнең татарча сөйләшү, авылдашларның ягымлылыгы күңелемне туган ягыма тартты. Авылларда таза-сау кешеләр бәхетле булып дөнья көтсеннәр иде, шуңа, табиб буларак, үземнең өлешемне кертәсем килә”, – дип якты хыяллары белән уртаклашты.

Регина Ирек кызы Галиева – 2011 елны өченче мәктәпне тәмамлап, Уфа медицина университетында белем ала. Һәм быел кулына диплом алгач, туган авылына кайтып, табиб-педиатр булып эшли башлый. Участок табибы буларак, 800ләп бала сәламәтлеге өчен җавап бирә. Иртәнге өлештә авыру балаларны поликлиникада кабул итсә, төштән соң чакырулар буенча урыннарга чыга. “Бу һөнәргә бәләкәйдән үк гашыйкмын, чөнки туганнарым, әнием – медицинага гомерен багышлаган кешеләр. Башкаларның сәламәтлеге өчен көрәшне кечкенәдән күзәтеп, мин дә халыкка игелек күрсәтәчәкмен дип, балачактан үземә максат куйдым. Районыбызның демографик хәле өчен борчылып, киләчәктә күбрәк бәбиләр тусын, алар исән-сау булып үссен, Бораебыз гөрләп торсын, дигән уй-ниятләр белән кайттым бирегә,” – диде Регина Галиева.

Гөлшат Фәнил кызы Мөбарәкшина – гимназиядә укып, аны 2011 елны тәмамлый. Ижау медицина университетының дәвалау бүлегендә белем алгач, быел, сентябрь аеннан биредә хезмәт юлын башлый. Көндезге стационарда табиб-терапевт көнозыны авырулар янында мәш килә. Уку йортында алган белемнәре белән райондашларның сәламәтлеге сагында тора. “Бу һөнәрне үтеп барышлый гына сайлап булмый, табиблыкка омтылыш кечкенәдән уянырга тиеш. Һәм мәктәп елларында да шул юнәлешне күз алдында тотып, хыялыңа каршы үзең атларга тиешсең. Ә хәзер безнең максатыбыз – район халкына хезмәт итү. Кешеләрнең гомерен озынайту, сихәтлелек өләшү. Һөнәрнең авырлыгын һәм җитдилеген аңлап башладык без хезмәт юлыбызны”, – диде Гөлшат Фәнил кызы.

Кызлар, авырулар белән мөлаем әңгәмәләшеп, һәркайсына аерым мөнәсәбәт сайлап, дәвалау билгелиләр, тизрәк ярдәм итәргә, авыруның хәлен җиңеләйтергә ашыгалар. Ак халатлы табибның иңнәренә төшкән бөтен җаваплылыкны аларга аңлатып торасы юк, чөнки гомерлеккә каннарына сеңдергәннәр инде алар моны. Коллективтагы тәҗрибәле остазларының урынлы киңәшләрен үзләренең эшләрендә теләп кулланалар. Иң мөһиме, алар – туган якка бирелгән, илсөяр рухлы, якты уйлы, киләчәккә матур планнар белән яшәгән яшь кадрлар. Райондашларыбызның ышанычын аклап, аларга безнең дәваханәдә озак еллар эшләргә язсын. Якташларның күңелендә ихтирамлы урын алып, “безнең врач”, “без Сезгә ышанабыз”, дигән сүз-бәһага ирешсеннәр һәм киләчәктә аларга фидакарь хезмәтләре белән халык сөюен яуларга насыйп булсын.


М. Әхмәтҗанова.
Читайте нас: