Бронхиаль астма – хроник, бронхларның (сулыш юлының бугаздан үпкәгә китүче зур тармакларының берсе) төрле ярсыткычларга сизгерлеге нәтиҗәсендә килеп чыккан чир. Алар тәэсир иткәндә бронхлар кысыла һәм, һава үтмәү сәбәпле, тын алуы авырлаша. Астма төрле яшьтә килеп чыгарга мөмкин. Аның барлыкка килүенә яшәү шартлары, климат, эш, туклану үзенчәлеге, нәселдән килү, тын юллары үсешенең тумыштан дефектлы булуы да тәэсир итә.
Гадәттә, бронхларның ярсыткычларга сизгерлеге тумыштан яисә нәселдән килүчән була. Ул озак вакыт үзен сиздермәскә, ниндидер факторлар йогынтысы астында гына килеп чыгарга дә мөмкин. Шул факторлардан котылу чарасын күргәндә, бронхиаль астма азуыннан котылырга була. Өйдәге тузан астма сәбәбе булган очракта, кирәкмәгән, тузан җыеп ятучы әйберләрдән котылырга, тузанны дымлы чүпрәк белән сөртеп торырга, юып була торган синтетик мендәр-юрганнардан кулланырга кирәк.
Үсемлек серкәсенә аллергия булганда, алар үсә торган җирләрдә йөремәскә, үсемлекләр чәчкә атканда тәрәзәләр-ишекләрне ябып торырга, кондиционерлар, һава чистарткычлар кулланырга кирәк.
Ашамлыкка аллергия булса, андый азык-төлекне рационга кертмәскә, ысланган, буяулы ашамлыклар, алкоголь кулланудан тыелырга кирәк.
Даруларга да аллергия булырга мөмкин. Андыйларга, гадәттә, антибиотиклар, ялкынсынуларга каршы препаратлар керә. Аларны табиб кушуы буенча һәм бик саклык белән генә кулланырга кирәк.
Нәселдә астма чирлеләр булса, шәһәрдә яшәү киңәш ителми. Тәмәке тартудан да баш тартырга кирәк. Бронхиаль астма кискенләшүенә тын юллары инфекциясе дә сәбәпче булырга мөмкин.
Кызганычка каршы, күпчелек бронхиаль астманы җитди чир дип карамый, аның чынында нинди хәвеф белән янаганын аңламыйлар. Бу турыда медицина ярдәме сорап соң мөрәҗәгать итүләр дә сөйли. Үз сәламәтлегеңә мондый битарафлык булырга тиеш түгел. Кинәт кенә тын алуы авырлашса, бер йотым һава алтыннан кыйммәткә әверелергә мөмкин.