Барлык яңалыклар
Медицина
15 ноябрь 2017, 18:31

Шикәр чире хөкем карары түгел

Русиядә шикәр чире белән авыручыларның рәсми саны 3,7 миллион кеше исәпләнә. Әмма чынында исә пациентлар саны 3-4 тапкырга күбрәк (9-10 миллион кеше). Эш шунда, шикәр авыруы озак еллар бернинди билгеләрсез үтәргә мөмкин, һәм күп кеше чире турында берни белми яши бирә.

Безнең районда шикәр диабеты белән 672 кеше авырый, аларның 550се таблеткалар белән дәвалана, ә 122се – инсулинда.

Шикәр диабеты ике төргә бүленә. Беренче төренә инсулинга бәйлеләр карый. Ягъни аларның организмы җитәрлек күләмдә инсулин бүлеп чыгармый, шуның өчен организмга өстәмә рәвештә инсулин кертергә кирәк. Диабетның бу төре белән күбесенчә яшь кешеләр авырый.

Икенче төр диабет белән чирләүчеләр инсулинга бәйле булмый. Инсулин җитәрлек күләмдә бүлеп чыгарыла, әмма тән күзәнәкләре һәм тукымалары аңа карата сизгерлеген югалта. Икенче төр диабет, гадәттә, 45 яшьтән өлкән кешеләрдә күзәтелә.

Дәваламаган очракта диабет аза һәм авыр нәтиҗәләргә – йөрәк-кан тамырлары катлаулануларына (миокарда инфаркты һәм баш мие инсультына), күрү сәләте түбәнәюгә (хәтта сукыраюга), бөерләр эшчәнлегенең җиткелекле булмавына, нерв системасы зарарлануга китерә. Гангрена һәм аяк-кулларсыз калуның сәбәбе дә булырга мөмкин.

Диабетның катлаулануларыннан кандагы шикәр күләмен нормада тотканда котылып була.

Диабетның гадәттә тугыз билгесе бар: су эчәсе килү; авыз кибү; еш сию яисә тәүлек буена бүленеп чыккан бәвел күләменең артуы; тиз ару һәм хәлсезлек; гәүдә авырлыгы кимү; кайвакытта аппетит югары булу; күрү сәләте югалу; ирләрдә эрекция түбәнәю; хатын-кызларда сөт авыруы (молочница) еш кабатлану; ялкынсыну процесслары; тиредә тырналулар; бәләкәй генә яраларның да озак төзәлүе.

Әгәр дә сезгә диабет алды яисә шикәр диабеты диагнозы куялар икән, кандагы глюкоза дәрәҗәсен контрольдә тотарга кирәк булачак. Ашауның калориялеген төшерү, шикәр һәм майлар куллануны киметү мотлак. Физик активлыкны арттыру мөһим, гәүдә авырлыгын да киметергә кирәк. Шулай ук табиб язган даруларны вакытында куллану диабетны кулда тотарга ярдәм итәчәк.

Л.Җиһаншина,

табиб-терапевт.


Читайте нас: