Барлык яңалыклар
Медицина
31 октябрь 2017, 18:06

Халык сәламәтлеге өчен җаваплы булып

28нче октябрь, шимбә көнне, районыбызга эш сәфәре белән Башкортстанның сәламәтлек саклау министры Әнвәр Бакиров һәм профессор, Г. Куватов исемендәге республика клиник дәваханәсенең нейрохирургия бүлеге мөдире Шамил Сафин килде. Район хакимияте башлыгы Борис Нурисламов һәм район дәваханәсенең баш табибы Радик Хәсәнов кунакларны районның сәламәтлек саклау өлкәсенең торышы белән таныштырып йөреде.

Делегация район дәваханәсенең бүлекләре буенча йөреп, булган сорауларга җавап биреп, киңәшләрен дә әйтә барды.

Район дәваханәсенең балалар тудыру бүлегенең бер өлешенә балалар һәм неврология бүлекләре күчерелү сәбәпле, дәваханәнең өченче каты буш калды. Дәваханә җитәкчелеге тарафыннан монда өстәмә койка урыннар булдырылып, паллиатив (соңгы стадиясенә барып җиткән авыруларны дәвалау) бүлек ачу мөмкинлеге барлыгы хакында министрга әйтелде. Бу идеяне тормышка ашыру өчен финанс чыгымнар таләп ителүе турында да Әнвәр Акрам улына җиткерелде. Ул, үз чиратында, район дәваханәсенең финанс-икътисади хәлләре белән танышты. Республика кунаклары табиблар белән әңгәмәләште. Хирургия, балалар бүлеген карап йөреп, эшлекле киңәшләрен дә әйтте. Дәваханәнең регистратурасын зурайту мәсьәләсе дә каралды. Министр киләчәктә “Ачык регистрация” проектына ярашлы хезмәтләр күрсәтүне тормышка ашыру буенча тәкъдимнәре белән уртаклашты һәм көндезге стационарның эше белән кызыксынды. Борай районының сәламәтлек саклау өлкәсендәге мәгълүматлары белән реаль вакыт режимында хакимият башлыгы һәм район дәваханәсенең баш табибы таныша алачагын һәм күзәтеп бару мөмкинлеге туачагын да хәбәр итте Ә. Бакиров.

15 ФАПка ремонт эшләре эшләнеп, төгәлләнү хәлендә, икесенә газ кертү эшләре башкарылган, шулар турында җентекле сөйләшүләр булды. Министр район җитәкчелегенә һәм табибларга сәламәтлек саклау өлкәсендә булган җитешсезлекләрне уңышлы хәл итеп чыгуларын һәм бу җаваплы хезмәттә киләчәктә уңышлар юлдаш булуын теләде.

М. Әхмәтҗанова.
Читайте нас: