Барлык яңалыклар
Медицина
24 октябрь 2017, 16:46

ВИЧ бар ул

“Роспотребнадзор” хәбәр итүенчә, ВИЧ-диссидентларның хәвефле эшчәнлеген тыячак документның ел тәмамланганчы кабул ителүе ихтимал. Әгәр чиновникларның башлангычы власть органнарында яклау тапса, куркыныч авыруны дәваламауны пропагандалаган кешеләр хөкем ителәчәк.

Моннан тыш, закон проекты авторлары Җинаять кодексына да моңа бәйле үзгәрешләр кертергә, ВИЧ-инфекцияле балаларны дәвалау кагыйдәләрен үзгәртергә ниятли.

Җәза кемнәргә яный? Билгеле булуынча, җәмгыятьтә ВИЧ-инфекциясен инкяр итүчеләр, анализ тапшырудан, аны дәвалаудан баш тартырга өндәүчеләр бар. Андыйларга административ штраф салыначак, моннан тыш, социаль челтәрләрдә “ВИЧ юк!”, “СПИД – уйлап чыгарылган чир”, Вирусны кем күргән?” дигәнрәк лозунглар астында актив эшчәнлек алып барганнарга да чара табылачак. Ул гына да түгел, һәр сүз өчен җавап бирергә туры киләчәк: чирне инкяр итеп язылган бәләкәй генә комментарий да, вирус турында ялган мәгълүмат тараткан зур текстлар да исәпкә алыначак. Гомумән, социаль челтәрләр аша кешеләрнең башын бутаган адәмнәр генә түгел, матбугат чараларында шушы темага басылган, күрсәтелгән мәгълүмат та күзәтү астында булачак. Кайсыбер җәмәгатьчеләрнең фикеренчә, якынча дистә ел чамасы элек нәкъ эре федераль телеканалларның башлангычы белән халык арасында ВИЧ хакында ялган мәгълүмат таратыла башлаган. Абруйлы журналист “ВИЧ – фармацевтик компанияләрнең маркетинг алымы” дигән фикерне җиткергән, бу мәгълүматка бихисап кеше ышанган.

Чирне инкяр итү – кешенең курку реакциясе һәм проблеманы кабул итүнең беренче стадиясе. Безнең илдә күпләр, ВИЧ йоктырганын белгәч, шушы стадиядә байтак еллар туктап кала, нәтиҗәдә берничә елдан үлеп тә китә, ди белгечләр. Чит илләрдә бу хәлгә тарыганнарга ярдәм күрсәтү оешмалары бар. Бездә исә андый оешмалар җәмәгать башлангычында гына эшли.

Тәкъдим ителгән яңалыкларның берсе – ВИЧ-инфекцияле балаларны мәҗбүри дәвалау. Гамәлдәге кагыйдәләр буенча, баланың ата-анасы яки опекуны медицина ярдәме күрсәтүгә язма рөхсәт бирергә тиеш. Әмма кайсыбер очракта диссидент ата-аналар дәвалау түгел, анализ тапшырудан да баш тарта, моның белән сабыйны күрәләтә һәлакәткә дучар итә. Яңа канун кабул ителгән очракта, бу хәлне күпкә җиңеләйтәчәк. Башлангычның авторлары белә торып йогышлы чир таратканнарны да җаваплылыкка тарттырырга, җәзаны катырак итәргә чакыра.

“Башкортостан” гәзитеннән.


Читайте нас: