Остеопорозның сәбәбе – сөякләргә кальций җитмәү. 25-30 яшькә кадәр кешенең сөяк тыгызлыгы арта, ә аннан соң кире процесс башлана. Әлбәттә, бу күренеш һәркемдә төрлечә бара.
Остеопороз ул – сөяк массасының тыгызлыгы кимү. Шул рәвешле сөякнең ныклыгы югала. Ә ул нык булсын өчен, сөяк тукымасы гел яңарып торырга тиеш. Кеше олыгайган саен, сөяк тукымасы тизрәк таркала, яңару процессы исә бозыла. Авыр сумка күтәргәндә дә, йомшак кына егылганда да сөяк сынучанга әйләнә. Каты итеп төчкергәндә, йөткергәндә дә күзәтелергә мөмкин ул. Статистика буенча, 45 яшьтән өлкәнрәкләрнең сөяк сыну очракларының 70 проценты – остеопороз билгесе. Арка авыртырга мөмкин, гәүдә озынлыгы кыскара, кайберәүләр бөкрәеп йөри башлый. Әлеге билгеләр күзәтелә башлауга, табибка барыгыз. Заманча медицина ысуллары кешедә бу авыруны ачыкларга ярдәм итә. Сөяк тукымасының ультратавыш диагностикасы, ягъни денситометрия ярдәмендә сөякләрнең тыгызлыгын тикшереп була.
Әлеге авыру күбрәк хатын-кызлар арасында күзәтелә. Ул аларның физиологияләре, гормональ үзгәрешләр белән бәйле. Менопауза башлангач, хатын-кызлар гормоны – эстроген бүленеп чыгу туктый. Эстроген сөяк тукымасы яңару һәм җимерелү арасындагы балансны көйләп тора.
Остеопороз авыруына дучар булуда нәселдәнлек тә роль уйный. Ябык кешеләргә дә уйланырга сәбәп бар. Аз хәрәкәтләнү, тәмәке тарту, исерткеч эчемлекләр куллану, кальций җитмәү остеопорозга китерә. Аеруча соңгы факторга игътибар итәргә кирәк.
Кальций сөяк тукымасының төп нигезен төзи. Организмдагы кальцийның 99 проценты нәкъ менә сөяктә туплана. Кальций сөт продуктларында, кунжут орлыгында, сырда, чикләвекләрдә, кузаклы культураларда, шпинат, брокколи, инжирда бар. Тәүлек нормасын үтәр өчен безгә көненә дүрт-биш стакан сөт эчәргә кирәк булыр иде. Бу мөмкин эш түгел. Шуның өчен көненә өч төрле сөт продукты кулланырга кушабыз. Сөт продуктларын ашамаучылар да бар. Аларга даруханәләрдә сатылучы кальций һәм Д витаминыннан торган препаратлар алырга киңәш итәбез. Аларны ашаганда яки ашаганнан соң эчегез. Шунысын истән чыгармагыз: кальций үзләшсен өчен Д витамины кирәк. Яшь вакытта аны көненә 400 берәмлек, ә өлкән яшьтә 2000 берәмлек кулланырга тиешбез. Д витаминын исә без кояш нурларыннан алабыз. Моның өчен кояш астында көненә утыз минут торырга кирәк. Кояш нуры кулларга һәм биткә төшәрлек булсын. Өлкән кешеләр урамга сирәк чыга, җәен кояш астында йөрергә яратмыйлар. Моңардан чыгуның бердәнбер юлы – Д витамины булган продуктлар куллану. Ул балыкта, диңгез продуктларында, күкәй, бавырда бар. Яки даруханәләрдә сатыла торган Д витаминын кулланыгыз. Аны көненә икешәр тамчы эчәргә кирәк. Д витаминын эчү мәҗбүри, чөнки аннан башка кальций үзләштерелми. Кальций кирәк дип, әллә ничәшәр литр сөт эчәргә кирәкми, аның күләме тиешле нормадан артып китсә, шулай ук зарарлы.
Йөгерү, җәяү йөрү, бию белән шөгыльләнүнең файдасы зур. Соңгы вакытта кеше аз хәрәкәтләнә башлады, кер юу машинасы, тузан суырткычлар эшләп тора, артык бөгеләсе, сыгыласы да юк. Балалар да киптерелгән бәрәңге ашый, кока-кола эчә. Аларның да зыяны юк түгел. Көннәр буе компьютер артында бер хәрәкәтсез утыралар. Чынлыкта, кеше һәр көнне биш-ун мең адым атларга тиеш. Вакыт белән исәпләгәндә, иртән – ярты сәгать, кич белән – ярты сәгать. Бу остеопорозны гына түгел, башка бик күп авыруларны да булдырмый калырга ярдәм итә.