Барлык яңалыклар
Медицина
17 октябрь 2017, 11:59

Колак ялкынсынуы (отит)

Бу авыру һава торышы алышынганда, бигрәк тә яз һәм көз айларында еш күзәтелә. Сырхау бик көчле колак авыртудан һәм ишетмәүдән зарлана. Отит озак еллар буена кабатланганда колактан эрен килә, ишетү сәләте кими.

Колак турыдан-туры борын куышлыгы белән тоташкан. Борын куышлыгына исә аяк табаннарының тәэсире көчле. Шуңа күрә салкынча явымлы, җилле җепшек көннәрдә аякларны туңудан һәм юешләнүдән сак-ларга кирәк.

Әгәр колагыгыз беренче тапкыр авырта икән, түбәндәге кагыйдәләрне истә тотарга тырышыгыз:

– көнгә 2-3 тапкыр яки аннан да ешрак борын өстенә җылы нәни капчык (эченә ком яисә тоз салып) куегыз:

– аяк табаннарыгызны көнгә 2-3 тапкыр 35 минут дәвамында горчица салынган җылы суда тотыгыз;

– чөгендерне угычта уып, 3-5 тамчысын борын куышлыгына салыгыз;

– ярты стакан җылы суга ярты бал кашыгы чәй содасы салып та, шулай эшләргә була;

– бер аш кашыгы укроп орлыгы яки сабагын ярты стакан кайнар суга салып, 30 минут төнәтегез дә 3-5 тамчылап колакка тамызыгыз. Шул ук төнәтмәне көнгә 3-4 тапкыр бер аш кашыгы эчәргә кирәк, чөнки андагы эфир мае салкын тиюдән файдалы;

– җылы коры тастымалны борын турысына куеп торыгыз.

Озак еллар буена кабатланып килә торган отитны дәвалау катлаулырак, чөнки бу очракта колактан эрен килүчән була. Шунлыктан авырткан колакны көнгә өч мәртәбә бөтерелгән мамык яисә бинт белән чистартырга кирәк. Моның өчен алсу төстәге калий-марганец яисә, алда өйрәткәнчә, чәй содасы эремәсеннән файдаланыгыз. Шушы эремәләрнең берәрсе белән колакны көнгә 3-4 тапкыр чистарту зарур.

Аннан соң колакка махсус эремә салына. Ул болай әзерләнә: эмаль кәстрүлгә бер стакан су һәм 3-5 лавр яфрагы салып кайнатып чыгарыгыз да 3 сәгать җылыда тотыгыз. Аннан соң 5 тамчылап колакка салыгыз, көнгә 3-4 тапкыр бер аш кашыгы чамасы эчегез.

Эренле отит белән авырганда һич тә колакны җылытырга ярамый. Шунысын да истән чыгармагыз: төрле катлаулыклар булмасын өчен отит белән авырый башлагач ук, һичшиксез, табибка күренергә кирәк.

«Ватаным Татарстан» гәзитеннән.


Читайте нас: