Барлык яңалыклар
Медицина
26 сентябрь 2017, 12:54

Куркыныч авыру

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы инициативасы белән 28 сентябрьдә Бөтендөнья котыру авыруы белән көрәш көне билгеләнә

Бу көнне билгеләүнең төп максаты булып әлеге проблемага игътибарны җәлеп итү һәм халыкның санитар белемен күтәрү тора. Котыру чире күптәннән җитди һәм хәл ителмәгән проблема булып кала. Ул 150дән артык илдә теркәлә. Котыру чире белән авыру куркынычы бигрәк тә балаларга яный, чөнки алар күбесенчә җәнлекләр белән аралаша. Аңардан үлүчеләрнең яртысыннан күбесен 15 яшькә кадәрге балалар тәшкил итә. Ел саен 10 миллионнан артык кешегә бу чиргә каршы вакцина ясала.

Котыру (бешенство) – төп нерв системасын зарарлый торган авыру. Аны вируслар китереп чыгара. Вирус авыру хайваннарның нерв системасына урнаша hәм тышкы тирәлеккә селәгәй белән бүленеп чыга.

Ул табигатьтә башлыча кыргый хайваннарда – бүре hәм төлке организмында саклана. Бу чир белән зарарлану авыручы хайван тешләгәндә ярага селәгәй белән вирус эләгү нәтиҗәсендә барлыкка килә. Авыру шулай ук тәндәгe, xәтта күзгә күpeнмәгән җәрәхәткә авыру хайваннарның селәгәе тигән вакытта да йогарга мөмкин. Бигрәк тә кеше өчен бит һәм кул бармакларының җәрәхәтләнүе куркыныч. Бүре һәм төлкеләр аша йорт хайваннары, этләр, мәчеләр дә котыру чирен йоктыра.

Кешедә яшерен чор, ягъни инкубация вакыты 10 көннән 2 айга кадәр дәвам итә, ләкин кайбер очракларда 1 елга кадәр сузылуы да бар. Әгәр дә тешләү гәүдәнең баш өлешенә якын булса, авыруның инкубация чоры бик кыска булырга мөмкин. Авыруның беренче билгеләре тешләнгән яра урынында башлана: яра кычыта, авырта. Авыру бер сәбәпсез тавыштан, ут яктысыннан курка. Кешенең температурасы күтәрелә. 1-3 көн үткәннән соң гидрофобия, ягъни судан курку стадиясе башлана. Су йотканда, су аккан тавышка, артык яктылыктан тамак тирәсендәге мускулларны көзән җыера. Бераздан бу күренешләр көчәя һәм кешенең тын юлы мускуллары, үзәк нерв системасы параличлана һәм кеше үлемгә дучар була.

Бу чир хайваннарда түбәндәгечә сурәтләнә: авырый башлаган хайваннар тынгысызлана, хуҗасы чакыруына теләр-теләмәс кенә килә, ә кайчакта киресенчә, артык иркәләнә, уйный. Бигрәк тә этләрнең аппетиты бозыла, ашарга яраксыз әйберләрне дә йота башлыйлар. Берничә көннән авыру хайваннар хуҗасына ташланырга, башка терлекләргә зыян салырга мөмкин. Гомумән, аларда курку билгесе калмый, тешләргә омтылу теләге көчәя.

Күбесенчә хайваннар балаларны тешли. Шуңа күрә аларны һәрвакыт кисәтеп торыгыз: кыргый һәм өйсез хайваннар белән аралашмасыннар, җәнлек тешләсә, тизрәк өлкәннәргә әйтсеннәр. Хуҗасыз эт-песиләргә тап булсагыз, аларны өегезгә алып кайтырга ашыкмагыз, әгәр дә алырга теләсәгез, кичектермәстән котыру авыруына каршы прививка ясатыгыз. Кешене тешләгән җәнлектән тизрәк котылу ягын карамагыз, аны 10 көн эчендә күзәтергә кирәк булачак, авыл тирәсендә кыргый хайваннар йөргәнен күрсәгез, сак булыгыз. Тышкы кыяфәтенә караганда сәламәт булган җәнлек тешләсә дә, игътибарсыз калдырырга ярамый, 15 минут эчендә яраны яхшылап сабын белән юарга, яра читенә 5 процентлы йод төнәтмәсе сөртергә һәм табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Табиб кына котыру вирусы йоктыру куркынычы булу-булмавын бәяли ала, кирәк булганда, прививка курсы үтүне билгели.

Кисәтү чаралары бик гади: йорт хайваннарын һәм этләрне тоту кагыйдәләрен дөрес үтәгәндә, тешләгән хайваннарга һәм алардан зыян күргән кешеләргә вакытында вакцинация ясаганда бу авырудан котылып калырга мөмкин. Әмма шуны онытмаска кирәк – бары тик шушы чаралар гына кеше гомерен сак-лап кала ала.


Марат Гомәров, мед. профилактика кабинеты табибы.


Читайте нас: