Барлык яңалыклар
Медицина
20 сентябрь 2017, 13:06

Коксаки вирусын кисәтеп

Төркиядә ял итүчеләрнең сәламәтлегенә куркыныч янау турында рәсми мәгълүматларга бәйле Роспотребнадзорның республика буенча Идарәлеге территориаль бүлеге Коксаки вирусы һәм башка энтеровирус инфекцияләрен кисәтү кагыйдәләрен искә төшерә.

Коксаки – энтеровирус инфекциясенең бер төре. Энтеровируслар түбән температураны яхшы кичерә, суда сакланалар. Чир авыру кешедән йога. Балалар вирусны ешрак йоктыра. Алар аны бассейнда аз гына су йотканда, пычрак уенчыклар, куллар аша эләктерә. Авыруның температурасы күтәрелә, башы авырта, эче китә, күңеле болгана, тамагы шешә, тәненә су чәчәге авыруындагы кебек кызгылт тимгелләр чыга.

Коксаки вирусы һәм башка энтеровирус инфекцияләрен кисәтү максатыннан, туристларга түбәндәге кагыйдәләрне үтәү тәкъдим ителә:

– шәхси гигиена таләпләрен сакларга, кулларны сабынлап ешрак юарга кирәк, бигрәк тә ашар алдыннан, бәдрәфтән чыккач, йөреп кайтканнан соң;

–эчәр өчен бутиль-ләштерелгән яки кайнаган су кулланыгыз;

– азыкны дөрес шартларда саклагыз, саклау шартлары билгеле булган ризыктан файдаланыгыз;

– яшелчә һәм җиләк-җимешне яхшылап юыгыз;

– эпидемиологик хәл яхшырганчы, балаларны бассейннарга керүдән, бэби-клубларга барудан чикләгез.

Хәлегез начараюның беренче билгеләреннән үк медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итегез. Әгәр симптомнар Русиягә кайткач барлыкка килсә, табибка ял иткән урын турында хәбәр итәргә кирәк.

Л.Н.Шамиданова,

Роспотребнадзорның республика буенча Идарәлеге территориаль бүлеге начальнигы вазыйфасын башкаручы.


Читайте нас: