Барлык яңалыклар
Медицина
15 сентябрь 2017, 13:46

Диспансерлаштыру: барысын да белергә

Рәсми статистика мәгълүматларына караганда, соңгы елларда русиялеләрнең онкологик һәм йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан вафат булуы кимегән. Мондый нәтиҗәләргә, беренче чиратта, диспансерлаштыру үткәрү аша ирешелде.

Көнбатыш илләрендә диспансеризация үтүне дәртләндерү чарасын тапканнар – медицина тикшерүе үтүчеләр өчен киләсе елга медицина страховкасы арзанракка төшә. Ә үз сәламәтлегенә битараф булучыларга җәза кулланыла: аларны күпмедер күләмдә медицина ярдәме алу мөмкинлегеннән мәхрүм итәләр. Безнең илдә әлегә бу процедура ирекле башкарыла. Әмма табиблар һәм чиновниклар диспансеризация үтүне стимуллаштыручы чаралар куллану ягында.

Мәсәлән, диспансерлаштыруны вакытында үтү, тәмәке тартудан һәм алкоголь кулланудан баш тарту, гәүдә авырлыгын нормага китерү югары технологияле медицина ярдәмен (шунтирование, стентирование, буыннарны эндопротезлау һ.б.) алу вакытын тизләтергә мөмкин. Бу профилактик тикшеренүләрне һәм сәламәт яшәү рәвешен популярлаштырырга ярдәм итәчәк. Әлеге вакытта, мәсәлән, пациентны шунтирование операциясенә әзерлиләр, ә ул тәмәке тарта һәм бу начар гадәтеннән оперция үткәннән соң да баш тартырга җыенмый. Күренеп тора – аңа кыйммәтле операция үткәрүнең файдасы чамалы, чөнки начар гадәте аны барыбер вакытыннан алда якты дөнья белән хушлаштырачак. Әмма аның аркасында үз гомерендә тәмәкене кабып та карамаган икенче бер пациент вакытында ярдәм алалмаячак, чөнки беренчесе операция ясалырга тиешле пациентлар исемлегенә аңардан алдарак эләккән.

Диспансерлаштыру ике этаптан тора. Беренчесендә антропометрия (буйны, авырлыкны, гәүдә авырлыгы индексын исәпләү) үткәрелә, кан басымы, кандагы холестерин һәм глюкоза дәрәҗәсе исәпләнә. Бу берьюлы ике куян коерыгын тотарга мөмкинлек бирә: беренчедән, инфекцияле булмаган чирләр белән авыру куркынычы дәрәҗәсен һәм авыруларны башлангыч стадиясендә билгеләү мөмкинлеге бирә. Сәламәтлек торышы яхшы булган пациентларга чирләрне кисәтү һәм сәламәт яшәү рәвеше алып бару буенча киңәшләр бирелә. Ниндидер тайпылышлар ачыкланган очракта пациент ирекле рәвештә өстәмә тикшеренүләр үтүгә юнәлтелә. Җенесенә, яшенә карап, лаборатор һәм башка диагностик тикшеренүләр – электрокардиография, флюорография, маммография, ультратавыш белән тикшерүләр һ.б. булырга мөмкин. Андый пациентларны участок табибы исәпкә куя.

Диспансеризацияне өч елга бер тапкыр үтәргә кирәк. Ничәнче елда диспансеризация үтүне белү өчен яшеңне өчкә бүлергә кирәк, әгәр дә ул төгәл бүленә икән, терапевттан диспансеризациягә юллама алу зарур. Сезнең ел булмаса, гадиләштерелгән вариантта тикшеренүләр үтәргә була. Авыл җирендә яшәүчеләр диспансерлаштыруның беренче этабын фельдшер-акушерлык пунктында үтә.

2017 елның сигез аенда агымдагы ел планы буенча диспансерлаштыру үтәргә тиешле халыкның 76 проценты бу процедураны үткән, өлкән яшьтәгеләрнең яртысы хроник чирләргә дучар булган, тагын 20 процентында андый авырулар булу куркынычы бар. 18 процент халык югары кан басымыннан җәфа чигә, 2,3 процентында кандагы глюкоза дәрәҗәсе югары, 2,9 процентының гәүдә авырлыгы артык, 7,6 проценты тәмәке тарта, 18,5 процент халыкның физик активлыгы түбән, дөрес тукланмау гадәте 16,6 процент халыкта ачыкланган. Шул рәвешле диспансеризация үтүчеләрнең 11,9 проценты – 1нче, 26,8е – 2нче, 61 проценты 3нче сәламәтлек төркеменә карый.

Диспансерлаштыру үткән олы кешеләрнең 85 проценты медикаментоз дәвалау ала һәм аларга сәламәт тормыш алып бару буенча киңәшәр бирелә, нәтиҗәдә инфекцияле булмаган авырулардан үлүчеләр саны кими.

Быел диспансерлаштыру декабрьгә кадәр дәвам итә. Сәламәтлегегез турында кайгырту мөмкинлеге булганда, аннан файдаланып калыгыз. Моның өчен үзегезнең участок табибына мөрәҗәгать итәргә генә кирәк.


М.Гомәров,

медпрофилактика кабинеты

табибы.


Читайте нас: