СПИД турында беренче мәгълүмат 1981 елда АКШта барлыкка килә. Иммунитеты көчсезләнгән берничә кешедә (гомосексуалистлар) пневмония һәм Капоши саркомасы (тоташтыргыч тукымада яман шеш) табыла. Авыруның вирусы (ВИЧ) 1983 елда ачыла. Кайбер авыруларда икенче төрле вирус – ВИЧ-2 табыла. Галимнәр фикеренчә, бу вирус кешегә Африкада (Сенегал, Мали, Гвинея) яшәүче яшел маймылдан эләккән.
Әлеге вирус иммун системасының бары тик бер генә күзәнәк төрен, Т-хелперлар дип аталган (инглизчәдән – ярдәм итәргә) күзәнәген генә харап итә. Вирус, Т-хелперны сафтан чыгарып, иммун системасындагы барлык регуляция системасының бозылуына китерә һәм... организм калган барлык зарарлы тәэсирләргә бирешүчәнгә әверелә.
Шулай итеп, иммунодефицит вирусы белән зарарланган кешенең организмы да әкренләп хәтта җиңелчә дип саналган инфекцияләргә дә (салкын тию, гөмбәчек авырулары, үпкә ялкынсынуы һ.б.) каршы тора алмый башлый һәм еллар узу белән бу үлем белән тәмамлана...
Авыруның билгеләре төрле булырга мөмкин. СПИД – кеше иммун системасы дефицитының бер очрагы гына. Бу очракта вирус кандагы иммун күзәнәкләрен үтерә һәм организм микробларга каршы тора алмый. СПИД кинәт кенә башланмый, вирус эләккәч, инкубация чоры өч айдан 18 елга кадәр дәвам итә. Кайбер инфекция йоккан кешеләрдә авыру башланмаска да мөмкин. Авыруның башлангыч этабында кешенең гәүдә авырлыгы кими, муенда, култык астында, терсәк, ботларда лимфатик төеннәр зурая. Авыручыларның 70 процентында тире зарарлана, бит тиресе кубырчыклана; авыз, җенес органнарының лайлалы тышчасында эрен җыелу күзәтелә. Хәлсезлек, температура күтәрелү, төнлә тирләү күзәтелә. Соңрак авыруларның 50 – 60 процентында үпкәләр ялкынсынуы башлана, 30 процентында тиредә, лайлалы тышчаларда Капоши саркомасы (кан тамырлары, эчке органнардагы тоташтыргыч тукымада шеш) барлыкка килә. Шулай ук авыруларның 30 процентында үзәк нерв системасы зарарлана (менингит – ми сүрүләре ялкынсыну, шешләр барлыкка килү, акылга зәгыйфьлек күзәтелә).
ВИЧ-инфекциянең кешедән кешегә йогу юллары
Вирус өч юл белән күчәргә сәләтле:
*кан аша (наркотиклар кулланган вакытта уртак шприц белән файдалану, зарарланган инструментлар белән татуировкалар ясау, чит кешенең шәхси гигиена предметларын куллану);
*сакланмаган җенси мөнәсә-бәтләр вакытында;
*инфекцияле анадан баласына авырлы вакытта, тудырганда һәм күкрәк сөте имезгән вакытта.
Авыруның йогу юлларын белү һәм аны искәртү шәхси хәвефсезлек өчен бик тә мөһим. Шунысын да онытырга ярамый: медицина хезмәткәрләре һәм энтузиастлар тырышлыгы белән генә проблеманы хәл итеп бетерү мөмкин түгел һәм бернинди чара да бер эшкә дә 100 процент гарантия бирә алмый. Әлеге проблеманы чишүдә күп нәрсә кешенең үзеннән, аның үз гомеренә һәм сәламәтлегенә, башкаларга булган мөнәсәбәтеннән тора. Сәламәтлегебез үз кулларыбызда икәнен онытмагыз.