Барлык яңалыклар
Медицина
12 сентябрь 2017, 14:06

Бушлай һәм түләүле медицина ярдәме турында

Русия Федерациясе Конституциясенең 1нче кисәге 41 статьясына ярашлы, РФнең барлык гражданнары бушлай медицина ярдәме алуга хокуклы. Аның күләме һәм төрләре бушлай медицина ярдәме күрсәтүгә дәүләт гарантияләре база программасында каралган.

Кешеләрнең шәхси исәбеннән түләнергә тиеш түгел:

– медицина хезмәтләре күрсәтү, тормышчан кирәкле һәм мөһим дару препаратлары исемлегенә кертелгән дару препаратлары, медицина әйберләре һәм махсус туклану продуктлары билгеләү һәм куллану;

– медицина күрсәткече буенча (даруны индивидуаль кабул итә алмау я тормыш күрсәткечләре буенча) тормышчан кирәкле һәм мөһим дару препаратлары исемлегенә кертелмәгән дару препаратлары билгеләү һәм куллану;

– вәкаләтле федераль власть органы тарафыннан билгеләнгән медицина һәм (яки) эпидемиология күрсәткечләре буенча аз урынлы палаталарда (бокслар) урнаштыру;

– стационарда дәваланганда пациентны медицина хезмәткәре башка дәвалау оешмасына диагностика тикшеренүе үткәрергә озатып барганда транспорт хезмәтләре;

– моргка тикшерү өчен җибәрелгән биологик материалны, медицина һәм башка оешмаларда үлгән пациентлар мәетләрен йөртү һәм саклау, биологик материалны утильләштерү;

– күчереп утырту максатында кеше органнары һәм тукымалары донорлыгы белән бәйле медицина эшчәнлеге: донорны тикшерү буенча чаралар, донордан органнар һәм тукымаларны алганчы аларның сакланышын тәэмин итү, донор органнары һәм тукымаларын алу һәм аларны саклау һәм йөртү;

–ата-ананың берсе яки гаиләнең башка бер әгъзасы, иясә законлы вәкилнең 4 яшькә кадәрге бала һәм медицина күрсәткечләре буенча аннан да өлкәнрәге белән бергә стационарда булуы өчен (йоклау урыны һәм ашау белән тәэмин итүне кертеп).

Дәүләт гарантияләре программасында каралган медицина ярдәме күрсәтүгә, башкарырга тиешле рөхсәтсез программада каралмаган түләүле медицина хезмәтләренә, дәвалауга юллама, дарулар җибәрүгә рецепт бирүгә акча түләтү, пациентлар исәбенә дәүләт гарантияләренең территориаль программасында расланган тормышчан кирәкле һәм мөһим дару препаратлары исемлегеннән дарулар, медицина әйберләре алу гражданнарның бушлай медицина ярдәме алуга хокугын бозу булып исәпләнә.

Бушлай медицина ярдәме күрсәтүгә дәүләт гарантияләре программасы кысаларында гражданнарга беренчел медик-санитар ярдәм, шул исәптән табибка чаклы, табиб һәм махсус ярдәм (поликлиника, көндезге стационар), махсус медицина ярдәме, аның өлеше булган югары технологияле медицина ярдәме (стационарлар, махсуслаштырылган үзәкләр һәм клиникалар), ашыгыч медицина ярдәме (шул исәптә ашыгыч махсус ярдәм), медицина оешмаларында паллиатив ярдәм бирелә.

Дәүләт гарантияләре программасында каралмаган башка шартлар: шәхси пост, стандартларда каралмаган медицина әйберләре һәм туклану продуктлары, тормышчан кирәкле һәм мөһим дару препаратлары исемлегенә кертелмәгән дару препаратлары (даруны индивидуаль кабул итә алмау я тормыш күрсәткечләре буенча очраклар искәрмә булып тора); законнарга ярашлы, түләп алына торган белешмәләр бирү (ЮХХДИ, уку, корал йөртүгә рөхсәт, эшкә урнашканда медицина тикшеренүе), хезмәтләрне аноним рәвештә күрсәтү, пациентның үз теләге буенча юлламасыз махсус белгечкә күренү, чит ил кешеләренә, гражданлыксыз шәхесләргә медицина ярдәме күрсәтү очраклары түләүле башкарыла.

Түләүле медицина хезмәте күрсәтелүгә килешү төзелергә тиеш. Аңа имза куйганчы, башта игътибар белән укып чыгыгыз. Түләүле хезмәтне алганда, устав, лицензия күчермәләрен, хезмәтне күрсәтүче медицина хезмәткәре, ярдәм күрсәтү тәртибе, стандарты, ысуллары, куркынычлары, нәтиҗәләре турында мәгълүматлар таләп итегез.

РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы сайтыннан алынды.


Читайте нас: