Барлык яңалыклар
Медицина
8 сентябрь 2017, 12:14

Бәла аяк астында

Бөтендөнья беренче медицина ярдәме күрсәтү көне 2000 елдан алып сентябрьнең икенче шимбәсендә бик күп илләрдә билгеләнә. Быел ул 9нчы сентябрьгә туры килә.

Беренче медицина ярдәме күрсәтүнең максаты – бәлагә таручының гомерен саклап калу өчен гади генә медицина чаралары үткәрү, аны сызланулардан арындыру һәм катлаулануларны кисәтү. Профессиональ дәрәҗәдә мондый ярдәмне медиклар күрсәтә, әмма беренче медицина ярдәме күрсәтү ысулларын полиция һәм коткару хезмәте вәкилләре дә белергә тиеш.

Кичектергесез медицина ярдәме таләп ителгән вакыйгалар кинәт кенә, вакыт җитешмәгән шартларда барлыкка килә һәм медицина белемле кешеләр дә якын-тирәдә булмаска мөмкин. Шуңа күрә һәр секунды кадерле булган вакыйгага эләгәсез икән, паникага бирелмәскә, тиз һәм тәвәккәл булырга кирәк. Беренче медицина ярдәмен беренче сәгатьтә – “кыйммәтле вакыт” эчендә күрсәтү мөһим. Чөнки шушы вакыт эчендә кинәт һәм җитди җәрәхәтләр алган кеше организмының өстәмә функцияләре аның тот-рыклы хәлен тәэмин итүгә сәләтле.

Ярдәм күрсәтү тәртибе: беренче ярдәм (дарулар һәм медицина манипуляцияләре кулланылмый, һәркем күрсәтә ала), беренче медицина ярдәме (дарулар кулланыла, медицина хезмәткәре яисә башка кеше күрсәтә), табибка кадәр ярдәм (фельдшер күрсәтә), беренче табиб ярдәме (“03” табибы яисә кабул итү бүлеге табибы күрсәтә), беренче клиник табиб ярдәме (клиникада табиб-белгеч күрсәтә).

Ничек дөрес итеп ашыгыч ярдәм чакырырга? “03”кә шалтыратканчы кирәкле мәгълүматны туплагыз. Ничә кеше бәлагә тарыган, аларның җенесе, яше (якынча: яшүсмер, 30 яшь тирәсе һ.б.), нәрсә булган, адрес (урам, подъезд, ничәнче кат, фатир номеры). Шул рәвешле сез Ашыгыч ярдәм чакыру вакытын кыскартачаксыз. Гадәттән тыш хәл булган урынга машина белән үтүе читен икән, ничек итеп җайлашырга, бөтенләй үтеп булмаса, яисә ул адресны табуы авыр булса, ашыгыч ярдәм бригадасын кайда каршы алу турында килешегез. Шулай ук кем шалтыратуын (үтеп баручы, туганы, күршесе һ.б.) әйтергә, үзегезнең телефон номерын калдырырга кирәк. Бригаданың сезгә килгәнче сораулары туарга мөмкин. Автострадада яисә үзегезгә таныш түгел җирдә булсагыз, бу бигрәк тә мөһим. Телефонны диспетчердан соң гына өзегез.

Табибка кадәр ярдәм күрсәткәндә нәрсә эшләргә ярамый? Казага таручының тәнендә салкын корал булса, аны тартып алырга ярамый. Пешкән урынга май яисә крем сөртмәгез. Өшегән кешегә аракы эчермәгез. Туңучының тәнен уарга ярамый. Аяк-куллар буыныннан чыкканда үзаллы аларны утыртырга тырышмагыз. Сынган сөякләрне берләштерү дә тыела. Аңын җуючының битенә су сибеп, чигәләренә суккаларга кирәкми. Йөрәк өянәге кичерүчегә валидол яисә корвалол бирмәгез. Җәрәхәт алганнан соң бер сәгать эчендә дәваханәгә китереп җиткерү казага таручының гомерен саклап калуга өмет уята һәм катлауланулар булу мөмкинлеген киметә.

Ашыгыч ярдәм вакыйга урынына вакытында килеп җитәлмәскә дә мөмкин. Ә һәрберебезнең бәлагә таручыга коткару хезмәте килгәнче беренче кирәкле ярдәмне күрсәтә белүе кеше гомерен саклап калуда төп рольне үтәргә сәләтле. Бәла аяк астында – беркем дә каза күрүче хәлендә калмам дип әйтә алмый.
Читайте нас: