Барлык яңалыклар
Медицина
30 декабрь 2016, 16:20

Яшь белгеч үз урынын тапкан

Һәрбер фантастик башлангычта чынбарлык чагыла. Белемчеләр, экстрасенс-лар кешенең организмын үтәдән-үтә күреп, авыруларын билгели алалар дигәнне, дәваханәләрдәге рентген, УЗИ, томография аппаратураларына кайтарып калдырырга була. Бүген авыруларга диагноз куюда инструменталь диагностика зур роль уйный.

Юк, табибларның белем, осталык дәрәҗәсе инкяр ителми, бары тик сүз әлеге заман могҗизалары аша кеше организмындагы үзгәрешләрне башлангычында ук күргән белгечләр турында бара. Июль аенда хезмәт юлын башлап, коллективта да, халык арасында да абруй казанырга өлгергән табиб-рентгенолог, табиб-УЗИст Ринат Кашапов әлеге акыллы аппаратуралар аша организмны күрә белә һәм төгәл диагноз куюда зур ярдәм күрсәтә.

Борай гимназиясен 1991елда көмеш медальгә тәмамлаган егет Ижау медицина академиясенең дәвалау бүлегендә белем ала. Уфада алтынчы дәваханәдә рентгенология буенча интернатура үткәннән соң, белемен тагын да камилләштереп, Уфадагы 21 дәваханәдә УЗИ буенча укый. Яшь белгечләрне безнең дәваханә үзенә чакырып торган кебек. Яңа дәвалау корпусында заманча цифр-лы рентген һәм УЗИ аппаратуралары урнаштырылган, шәһәрдәгедән һич тә ким булмаган башка уңайлыкларны сөйләп тә торасы юк. Ринат Роберт улы үзе дә инструменталь диагностиканың кызыклы, перспективалы булуы турында канәгатьлек белән сөйли. Энергияле яшь кеше өчен канатланып, йөзеп эшләрлек мөмкинлекләр бар. Авыл җирендә хезмәт юлын башлаган белгеч буларак миллион сумлык дәүләт гранты алуы да сәләтле белгечнең туган төягендә төпләнеп калуына ярдәм итәчәк.

– Көненә 20-25 авыруны кабул итәбез. Менә бүген инде унсигез кеше кабул иттек,–диде әлеге сөйләшүгә дә чак вакыт бүлә алган табиб.

Әле төшкә кадәр шактый вакыт бар иде, димәк, бүген бу саннар белән генә дә чикләнмәячәкләр. УЗИда төгәл диагноз кую, дәвалану нәтиҗәләрен бәяләү өчен корсак куышлыгы, бөерләр, оча сөяге органнары, калкансыман биз (щитовидка), сөт бизләре һ.б. органнарны карыйлар. Рентген аша да көненә кырыклап кеше үтә. Моннан тыш, тәүлекнең теләсә кайсы вакытында ашыгыч ярдәм күрсәтергә туры килә.

– Тырыш, игътибарлы, текәмләп карый, кирәк чакта китаплардан укып төгәллек кертә. Вакыт узсынга йөри торган түгел, җитди белгеч, авырулар да, дәвалаучы табиблар да аның эшеннән канәгать,–дип сөйли УЗИ кабинетының шәфкать туташы Сәрия Сафина.

Кешеләр сәламәтлеген саклауда үз өлешең барлыгын тою, аларның ышанычы–табиб өчен иң кадерлесе икән. Яшь белгеч Ринат Кашапов моны хезмәтенең беренче көннәреннән үк аңлады.

Читайте нас: