Барлык яңалыклар
Медицина
23 декабрь 2016, 18:27

Сакланмасаң, хәвеф сагалый

«СПИД— булдырылган иммунитет дефициты синдромы— лимфатик системаның зарарлануы нәтиҗәсендә кеше организмының үз-үзен саклау көчләре кимүенә китерә торган вируслы авыру. Бу — XX гасыр азагында барлыкка килгән, барлык континентларга, илләргә тарала торган чир...»

Радик Исламов, район үзәк дәваханәсенең табиб-дерматовенерологы:

—СПИД— булдырылган иммунитет дефициты синдромы— лимфатик системаның зарарлануы нәтиҗәсендә кеше организмының үз-үзен саклау көчләре кимүенә китерә торган вируслы авыру. Бу — XX гасыр азагында барлыкка килгән, барлык континентларга, илләргә тарала торган чир.

Иммунодефицит вирусы (ВИЧ) кешенең геннар структурасына керә, ә генетик аппаратны чит информациядән чистарту проблемасы бик авыр. Кайбер ВИЧ йөртүчеләрдә вирус һәм аңа антитәнчекләр була (аларның саны күбрәк).

СПИД — бик авыр икътисади проблема. Фундаменталь фәнни эзләнүләр, диагностика өчен аппаратура, дарулар эшләү; авыруларны һәм ВИЧ йөртүчеләрне дәвалау күп чыгымнар таләп итә. Экспертлар фикере буенча, XXI гасырда СПИДка тотылган чыгым алга киткән илләрнең хәрби бюджетыннан күбрәк булырга мөмкин. Авыруларның, ВИЧ йөртүчеләрнең, аларның балалары, туганнарының хокукларын саклау проблемасы да бар.

СПИД авыруыннан саклану өчен, аның клиникасын, профилактика чараларын, психотерапия мөмкинлекләрен һ. б. белү кирәк. ВИЧ кешенең иммун системасын зарарлый, ә иммун системасы организмны бактерияләр, вируслар, чит күзәнәкләрдән саклый. ВИЧ өчен канда мишень булып ак кан тәнчекләре — Т-лимфоцитлар һәм макрофаглар тора. Т-лимфоцитлар шеш авыруына каршы иммунитет булдыралар. Вирус лимфоцитларны зарарлый. СПИД авыруы вакытында, гомумән, иммунитет кими, һәм нинди дә булса кечкенә генә инфекция дә кешедә үпкәләр, ми сүрүләре, тире, ашкайнату органнарын зарарлый.

Авыруның билгеләре төрле булырга мөмкин. Иммунологлар өчен СПИД — кеше иммун системасы дефицитының бер очрагы гына. Бу очракта вирус кандагы иммунитет күзәнәкләрен үтерә, һәм организм микробларга каршы тора алмый. СПИД кинәт кенә башланмый, вирус эләккәч, инкубацион период өч айдан 18 елга кадәр дәвам итә. Кайбер инфекция йоккан кешеләрдә авыру башланмаска да мөмкин. Авыруның башлангыч этабында кешенең массасы кими (10 %ка кадәр), муенда умрау сөяге өстендә, култык астында, терсәк, ботларда лимфатик төеннәр зурая. Авыручыларның 70 %ында тире зарарлана, бит тиресе кубырчыклана; авыз, җенес органнарының лайлалы тышчасында эрен җыелу күзәтелә. Хәлсезлек, температура күтәрелү, төнлә тирләү күзәтелә. Соңрак авыруларның 50—60 %ында үпкәләр ялкынсынуы башлана, 30 %ында тиредә, лайлалы тышчаларда Капоши саркомасы (кан тамырлары, эчке органнардагы тоташтыргыч тукымада шеш) барлыкка килә. Шулай ук авыруларның 30 %ында үзәк нерв системасы зарарлана (менингит — ми сүрүләре ялкынсыну, шешләр барлыкка килү, акылга зәгыйфьлек күзәтелә). Шушы билгеләр буенча авыру турында врач канга лаборатор анализ ясаганнан соң әйтә ала — кан составында ВИЧка антитәнчекләр булырга тиеш. Ләкин антитәнчекләр булу буенча гына СПИД авыруы дип нәтиҗә ясарга ярамый.

Кызганычка каршы, бу заман афәте безнең районны да читләп үтмәде. Беренче ВИЧ очрагы районда 1997 елда теркәлә. Шул вакыттан алып районда 61 кеше күзәтүдә була, аларның күпчелеге —35 кеше ир-ат, 26сы хатын-кыз. 13 кеше СПИДтан үлде. Бүгенге көнгә 32 ВИЧ-инфекцияле — 18 ир-ат һәм 14 хатын-кыз исәпкә куелган.

Авыручылар арасында яшь аермасы да төрле, балалар да, өлкән кешеләр дә бар. 1997 елдан башлап 18-30 яшьлекләрдән—14, 30-40 яшьлекләр—22, 40-50 яшьлек—6, 50-60 яшьтәге—7 һәм 60тан өлкәнрәк 6 кеше, 18 яшькә кадәр 5 бала исәптә торган.

Бүгенге көнгә СПИДны дәвалаучы дарулар да, вакциналар да уйлап табылмаган. Шуның өчен бу афәттән бердәнбер чара — саклану. Үзегезнең һәм якыннарыгызның гомере һәм сәламәтлеге өчен җаваплы икәнлегегезне онытмагыз. Очраклы мөнәсәбәтләргә кермәгез, инúекция эшләгәндә кулланышта булган шприцлардан файдаланмагыз, гомумән, ВИЧ-инфекция белән зарарланмас өчен барысын да эшләгез.

Читайте нас: