Барлык яңалыклар
Кызыклы яңалыклар
28 ноябрь 2019, 13:48

Күсе елында нәрсә бүләк итәргә ярамый?

Дөрес бүләк сайламасагыз, Ел хуҗасының ачуы киләчәк. Бу очракта уңыш та сездән качарга мөмкин...

Күсе – уңган, хуҗалык эшләрен яратучы дип санала. Шуңа күрә ул кирәкмәгән чүп-чар бүләк иткәнне яратмый. Бүләк файдалы, кирәкле булырга тиеш. Мәсәлән, өй кирәк-яраклары, аш-су бүлмәсенә җиһазлар яисә гаджетлар, кибетләргә сертификатлар.

Очсызлы сувенир кебек нәрсәләр Күсегә ошамаячак. Искәрмә – Ел хуҗасының символы булган сувенирлар, уенчыклар. Мондый символ ел буе хуҗаларга уңыш теләп торачак.


Ә менә мәче сурәте булган бүләкләр Күсенең чын-чынлап ачуын китерәчәк. Сак булыгыз!



Читайте нас: