-5 °С
Болытлы
Антитеррор
Телефоны доверия
Барлык яңалыклар
Кызыклы яңалыклар
7 август 2019, 13:48
7 әйберне өегездән чыгарып ташлагыз!
Яшәгән өебездә яхшы энергетика булуы мөһим. Моның өчен нәрсәләрне өйдә сакларга ярамаганны белергә кирәк.
Ватык көзге. Биоэнергетиклар фикеренчә, алар өйгә бәхетсезлек алып килә, уңай энергетиканы тискәрегә әйләндерә. Ялгыш көзге ватсагыз, аны тизрәк чыгарып ташлагыз.
Кителгән, чатнаган савыт-сабаны дә өйдә сакларга кирәкми. Ул сезгә уңыш юлында киртә булып торачак. Шуңа күрә савыт-саба ватылу белән алардан котылыгыз.
Иске аяк киеме өй хуҗалары өчен бик хәвефле икән. Хәтта өйдә кия торган иске тапочкалар да үзенә күп негатив энергетика җыя, ди. Искергән, таушалган әйберләрне өйдән чыгара барыгыз, яңаларга урын булдырыгыз. Югыйсә, көннәрегез ызгыш-талашта үтәчәк.
Кәгазь һәм буш шешәләр - негатив энергия үткәрүчеләр, дип ышандыра белгечләр. Алар зур көч белән үзләренә начарлык "суыра" икән. Шуңа иске гәзит-журналлар, буш шешәләр җыймагыз.
Гаҗәпләнерсез, ләкин иске себерке дә, озак кулланылган идән чүпрәкләре дә негатив энергия чыганагы икән. Аларны алыштырып торыгыз!
Мәрхүм якыннарыгызның да әйберләрен сакларга тырышмагыз. Алар яшәү көчен суыра.
Үрелеп үсүче гөлләр кешенең уйларын бутый икән. Алар өй хуҗасын шикчел ясый, негатив уйларга этәрә. Аларны өйдән чыгарсагыз, ачык фикерли башларсыз.
Чыганак: kiziltan.rbsmi.ru
Читайте нас:
Новости партнеров
Электрон тәмәке тартыусылар иғтибарына!
Башкирская шаль стала официальным брендом Зианчуринского района Башкирии
Дүртөйле районы башлыгы МХО яугирләреннән сәлам җиткерде