Барлык яңалыклар
Кызыклы яңалыклар
5 август 2019, 13:50

Тәмле исләр... ябыктыра!

Һиндстан белгечләре ябыгуның гаҗәеп ысулын ачыклаган.

Ароматерапия ябыгуда бик нәтиҗәле икән. Галимнәр артык авырлык белән көрәшергә ярдәм итүче биш эфир маен атаган.

Беренче урында – лимон мае. Ул организмнан токсиннарны чыгара, ашкайнатуга уңай йогынты ясый. Бу ис кәефне күтәрә һәм организмдагы май катламнарыннан котылырга ярдәм итә.


Лаванда маен иснәү стрессларга каршы торуда нәтиҗәле. Ул йокыны яхшырта һәм еш ашыйсы килү теләген баса.


Бөтнек мае да шундый сыйфатларга ия.


Грейпфрут мае метаболизмны яхшырта. Аны корсакка массаж ясаганда куллансаң, билне бераз нечкәртергә мөмкин икән.


Имбирь мае исе татлы нәрсәләр ашыйсы килү теләген баса, дип ышандыра белгечләр.


Чыганак: kiziltan.rbsmi.ru

Читайте нас: